Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бәйгедә катнашкан Зәй ветераны "ТАТМЕДИА" АҖ бүләге алды (фотолар)

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте  2015 елның беренче яртыеллыгында да газета-журналларга язылу чорында "Язылучыга Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Төп бүләк - Apple iPad Air 64 Gb (бер кешегә - 30000 сумлык), өстәмә бүләк - Samsung фотоаппараты (өч кешегә – 4990шар сумлык) һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләкләре  (500әр сумлык) бирү каралды. Бәйгенең шарты буенча язылучылар башкаларга караганда тиз арада "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең кимендә өч газета яки журналына (ул 91 газет, 21 журнал бастыра) язылырга тиешләр иде. Шунысы игътибарга лаек, алдагы бәйгегә караганда, монысында  ике мәртәбә күбрәк кеше катнашты. Абонементлар Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә килде. Бәйгенең даими катнашучы зур төркеме калыпланды.

Нәтиҗәләр буенча төп приз – Ipadка Актаныш районы Байсар авылыннан Фәрит Ярмиев( әбунә бәясе  -5449,5 8 сум) лаек булды. Цифралы фотоаппаратлар исә Азнакайдан  Миләүшә Шәйхулова (4127, 84) белән Илдус Гыйләҗев (3114), Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салиховка (2890, 74), 50 язылучыга канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләкләре  тапшырылды. Алар арасында Зәй районы  Түбән Биш авылыннан 42 ел мәктәптә  татар теле укыткан мәгариф һәм тыл ветераны Евдокия Кудряшова да  бар. Аңа - 83 яшь. Бәйгедә катнашкан иң өлкән әбунәчеләрнең  берсе ул. Евдокия Павловна “Ватаным Татарстан”, “Зәй офыклары”, “Туганайлар”, “Ашыгыч ярдәм” газеталары,  “Чаян”, Сәхнә” журналлары алдыра. Моңа кадәр “Акчарлак” газетасын алдырып килгән, әлеге басмада оныгы юрист Эльвира Хәмидуллинаның  язмалары урын ала, ди ветеран. Газета – чор елъязмасы, Евдокия Павловна республика, район газеталарының үткәнен, аларның ничек аталуын яхшы хәтерли. “Туганайлар” газетасы чыга башлаган көннән аны төпләп, җыеп бара.

-Ничек инде республика, район сулышын тоймый яшәргә мөмкин, басма сүз - йортка тәрәзә, газета-журналсыз яши алмыйм, алар мине гомерем буе озата бара,  - ди ветеран.

Евдокия Павловна тормыш иптәше Куприян (мәрхүм инде) белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.  Төп нигезгә кайткан балалары, оныклары да (алар 10) газета-журнал укып китәләр икән.  Евдокия Павловнаны авылда “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр.

-Җирлеккә караган авылларның үткәнен, кешеләрен аннан да яхшы белүче юк, һәрнәрсәдән мәгълүматлы, киңәшкә аңа киләбез,- ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.

 Евдокия Павловнаның алга таба да шулай күп басмалар алдырырга исәбе : “Башкаларны да бәйгедә катнашырга  чакырам,  мәгълүматлы да, “Татмедиа”дан бүләкле дә буласыз”, ди ул.  

Әбунәчеләр, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Конкурс нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны www. tatmedia.ru сайтында табарга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *