Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

23 февральдән 1 мартка йолдызнамә

Кучкар (21.03-20.04)лар, эшкә дә, шәхси тормышка да вакытны җиткерергә туры киләчәк. Шулай да, хискә бирелеп китеп, эш турында онытып җибәрмәгез. Сөйгәнегез белән ачуланыштыгыз икән, ялгыш адымнар ясап хата кылмагыз, үкенечле булуы ихтимал. 
 
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бу атнада үз-үзегезгә урын таба алмассыз, берәр эш яисә планны тормышка ашырырга теләрсез. Идеяләргә бай булсагыз да, җитәкчегез аларны бәяләмәячәк, ә киресенчә, шөбһә белдерер. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегезне рәсмиләштерү ягын карарга вакыт түгелме?        
 
Игезәк (22.05-21.06)ләр, бу атнада сез кирәгеннән артыгын кыланып күңелсезлеккә юлыгуыгыз бар. Хезмәт хакы аз түләнүе кәефегезне төшерер, эшлисе килү теләге кимиячәк. Эштә килеп туган күңелсезлекләр шәхси тормышыгызны икенче планга күчерергә мәҗбүр итәр.      
 
Кысла (22.06-22.07)лар, яхшы нәрсә күп булмый, диләр, шуны исегездән чыгармагыз. Эш мәсьәләсенә килгәндә, игътибарлы булыгыз, битараф булуыгыз яхшы нәтиҗә бирми. Сөйгәнегезне җәлеп итәр өчен бурычка чуммагыз, төрле маҗараларда катнашмагыз.                        
 
Арыслан (23.07-22.08)нар, кыен хәлгә калсагыз, башкалардан ярдәм өмет итмәгез, үзегез җиңеп чыгарга тырышыгыз. Башлаган эшегезне тәмамлагач кына яңасына күчәргә кушыла. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, туганнар сүзенә карап, ярсыз калмагыз, тормышыгыз үз кулыгызда. 
 
Кыз (23.08-22.09)лар, бу атнада бернәрсәне дә йөрәгегезгә якын алмагыз. Кыен хәлгә юлыккансыз икән, тынычланыгыз, барысы да җайланыр. Эшегездә кушканны гына башкарыгыз. Яраткан кешегезгә сезне ярату турында сораулар бирмәгез, көнләшүегезне күрсәтмәгез.                                 
 
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, эш мәсьәләсендә үз фикерегезне озакка сузмыйча гына белдерегез, вакытны сузарга кирәкмәс. Төпле фикер йөртә белүегез уңышлы нәтиҗә бирер. Сөйгәнегезгә мәхәббәтегезне үзенчәлекле итеп расларсыз һәм аның күңелен тагын да ныграк яулавыгыз ихтимал.   
 
Чаян (24.10-22.11)нар, бу атнада туганнарыгыз игътибар таләп итәр. Шуңа да, вакытны эшкә дә, аларга да булдырырга туры килә. Җитәкчегезгә яхшы күренәм дип артыгын кыланмагыз, вакытыгызны гына әрәм итәчәксез. Яраткан кешегез сезгә “Яратам!” дип кенә әйтеп торыр.  
 
Укчы (23.11-21.12)лар, берәр хәлгә юлыккансыз икән, дөреслекне расларга тырышмагыз, күңелсез тәмамлануы ихтимал. Эштә, ачуыгыз чыгып, хезмәттәшегезгә авыр сүз әйтмәгез. Шәхси тормышыгызда йөрәк кушканча эшләгез, шулай да аерылышуга сәбәпләр булмасын.                     
 
Кәҗәмөгез(22.12-18.01)ләр, эштэ, яисә шәхси тормышта уңышка ирешим дисәгез, сабыр булырга өйрәнергә кирәк. Менә күрерсез, уңыш елмаер. Хезмәттәшегездән көнләшкәнче, аның шатлыгын бергә уртаклашыгыз. Чит кеше бәхетен җимергәнче яхшылап уйлагыз.    
 
Сукояр (19.01-18.02)лар, бу атнада нәфесегез артык булып, һаман бер үк хата ясавыгыз ихтимал. Тирә-яктагыларга берәр нәрсә эшләргә вәгъдә биргәнсез икән, үтәгез. Сөйгәнегез турында нахак сүз ишетсәгез, аны болай гына калдырмагыз, чарасын күрергә кирәк.                        
 
Балык (19.02-20.03)лар, бу атнада мөһим эшләр көтелми. Күңелсезлеккә очрамас өчен игътибарлы булыгыз. Күптәннән башлаган эшләрегезне атна дәвамында тәмамларга тырышыгыз. Яраткан кешегезнең хисләрен түбән төшереп нәрсә әйтергә телисез инде сез? 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *