Котлыйбыз!
Сабакай авылында яшәүче киявебез Альберт Габдулхак улы БӘДРЕТДИНОВның 24 февральдә туган көне.
Альберт! Сине туган көнең-юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык, тигез гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Кызыбыз Ләйсән белән шатлыкларыгызны уртаклашып, улыгыз белән кызыгызны исән-сау укытып, аларның игелеген күрергә язсын.
Шәфкатьле дә, тыйнак, сабыр да син,
Итәгатьле, һәрчак хөрмәтле.
Шундый кияү насыйп иткән өчен,
Без Ходайга мең кат рәхмәтле.
Оныкларыбызга үрнәк әти дә син,
Кызыбызга ныклы бер терәк.
Тормыш иткәндә парыңның,
Шундый булуы кирәк.
Бер-береңне сөйсәң, тигез булсаң,
Яшәү җирдә үзе зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине,
Сәламәт бул дибез һәрвакыт.
Иң изге теләкләр белән: Бирдебәк авылында яшәүче бабаң Васил, әбиең Фәния. Безнең теләкләргә Эльмира Ягудиналар һәм Лилия Зәйнуллиналар гаиләсе дә кушыла.