Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсендә “Ел укытучысы-2015” конкурсының финал өлеше узды (ФОТО)

Конкурсның беренче турында районның утыз укытучысы  катнашкан. Мәктәп сайтына, укытучының шәхси сайтына куелган методик материаллар бәяләнеп жюри тарафыннан ундүрт укытучының эше сайлап алынды.
Конкурсның икенче турында педагоглар гимназия укучыларына ачык дәрес күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Иң көчле җиде укытучы өченче турга дәгъва белдерде. “Һәр укытучы да үзенчәлекле, һәркайсының асыл өлешен алырга була. Әмма конкурс булгач, конкурс инде. Шулар арасыннан иң көчле педагогларны сайлап алырга туры килә”,–ди мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Резидә Җәләлова.
 
Иртәдән балалар иҗат үзәгендә конкурсның өченче этабына көч сынашырга җыелдылар. Бүген финалистлар мастер-класслар күрсәтә. Ул дәрес түгел, үз фәне буенча куллана торган укыту формасын,  ысулларын тәкъдим итү. Һәр укытучы үз фәненә карата баланы кызыксындыру чараларын уйлап табып, нинди нәтиҗәгә ирешә алуын җиткерде. Укытучы–педагог, артист, психолог, музыкант та. Бәйге барышында моңа тагы бер инанырга туры килде.  Иң көчлеләр арасыннан тагын көчлерәкне аерып алу, әлбәттә, җиңел булмады.
 
“Ел укытучысы–2015” исеменә икенче мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Эльвира Токранова лаек булды.
 
Урахча мәктәбе рус теле укытучысы Жанна Мостафина һәм Ямаш мәктәбе инглиз теле укытучысы Халидин Әхәтовлар призерлар булды.
 
Иң яхшы физика укытучысы булып Олы Мәшләктән Венера Окрикова. 
 
Иң яхшы математика укытучысы булып Олы Елга мәктәбеннән  Рушания Сибгатуллина билгеләнде.
 
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар зона буенча республика ярышларында катнашачаклар. 
 
 
Гөлназ Зарипова.
 
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *