Котлыйбыз!
Рус Әшнәгендә яшәүче Җәүдәт Габдулла улы ГАРИПОВның 23 февраль көнне 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине олуг юбилеең белән чын йөрәктән тәбриклибез. Сәламәтлек, тигезлек, җан тынычлыгы, шатлык, бәхет телибез. Һәр мизгелгә куанып, имин, мул тормышта бергә яшәргә язсын. Туар көннәрең аяз, нурлы булсын!
Без телибез сиңа теләкләрнең,
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда,
Һәрберебезнең күңел җылысын.
55 яшь–әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Изге теләкләр белән: әтиең Габдулла, әниең Флера, тормыш иптәшең Гөлчәчәк, Рим-Эльмира, Азат-Гөлчәчәк.