Ике айлык бала үлгән
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, әнисе иртә белән баланы имезеп утырганда сабый җан биргән.
Алабугада яшәүче гаилә башкалардан берни белән дә аерылып тормый, начар яшәмиләр. Әни кешегә 27 яшь, әтигә 32 яшь. Гаиләдә тагын бер бала тәрбияләнә. Әлегә җинаять эше кузгатылмаган. Тикшерү комитетында бала үлеменә китергән сәбәпләрне ачыкларга тырышалар. Аны бары тик экспертиза күрсәтәчәк. Ул Яр Чаллыда үткәреләчәк.