Лениногорскиның Балалар иҗат йортында – “Җитмеш мактаулы эш”
18 февраль көнне Балалар иҗат йортының актлар залында “Җитмеш мактаулы эш” тимурчылар отрядының I яртыеллык нәтиҗәләре буенча иҗади отчеты узды, дип хәбәр итә 2 нче мәктәп сайты.
2 нче мәктәпнең “Игелекле куллар” тимурчылар отряды I урын алган һәм Диплом белән бүләкләнгән. Отряд составында чыгыш ясаган 6 “А” сыйныф укучылар – Дима Акимов, Диана Зайнуллина, Олег Купцов, Маша Манокова, Наима Мирзаханова, Аделина Сираева, Никита Шулаев.