Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яшәүче хөрмәтле авылдашым Фәйзрахман Мөхәммәтхан улы НОТФУЛЛИНның 25 февральдә 75 яшьлек юбилее.
Фәйзрахман абый! Гомер бәйрәмең мөбәрәк булсын.
Сиңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер, шатлык-куанычлар телибез.
Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта сөенечләр белән яшәргә язсын Ходай.
Туар таңнарың якты, күңел күгең аяз булсын.
75 яшь матур гомер бит ул,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомерең үтсен шатлыкта.
Зур ихтирам белән: Миңнегөлсем Зәйнуллиннар гаиләсе.