Котлыйбыз!
Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Фәрит Габдулла улы МОСТАФИНның 22 февраль көнне 60 яшьлек юбилее.
Кадерле җизнәбез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Апабыз белән тигезлектә кайгы-хәсрәткә бирешми һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә!
Саулык-шатлык, тулы бәхет белән,
Гөрләп үтсен синең гомерең.
Якты тормыш, яшәү матурлыгы,
Алып килсен сиңа һәр көнең
Иң изге теләкләр белән: Чулпания-Вакыйп, Айзат, Айрат-Айгөл, Азалия һәм әниебез дә кушыла.