Зәй үзешчәннәре театр уйнап ярыша
Зәй мәдәният идарәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәдәният йортлары үзешчәннәре арасында театр атналыгы игълан итте. Бүген аңа Карамалы клубында старт биреләчәк. Карамалылар драматург Шәриф Хөсәеновның “20 ел узгач” драмасын күрсәтергә җыена.