Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer
Февраль
2015

Новости за 27.02.2015

«Әлки хәбәрләре» 

Әлморзада хәзер төнлә дә бик якты

Югары Әлморза авылында моңарчы да 52 лампа яна иде инде.

Барлык урамнарны да яктыртып бетерү өчен тагын 1300 метр бишенче линия сузылган һәм өстәмә 11 лампа эленгән. Тагын 6 лампа куелгач, авылның һәр почмагы да яктыртылып бетәчәк.

«Заман сулышы» 

Лениногорскилылар өчен “Кайнар линия”

Хезмәт законнары өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатында, “кайнар линия” оештырылды.  Әгәр эш хакын “конвертлата” түләү, эш хакын түләүдә тоткарлыклар, рәсми рәвештә эшкә урнашмыйча эшләүдә хокук бозулар буенча мәгълүматыгыз бар икән, 5–13–74, 5–58–99 “ышаныч телефоны”на шалтыратыгыз.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә Евдокия әбигә 100 яшь тулды

 Иске Зәйдә чал тарих яшьтәше Евдокия Коколина яши. Гасыр кичеп, тормыш авырлыгы күргән, язмыш сынавын үткән йөзъяшәр әби күңел көрлеген, зиһенен югалтмаган. Озын гомер нәселдән килә дияр идең, Евдокиянең әнисе аны дөньяга китергәндә бакыйлыкка күчкән. Әни дип әйтә алмыйча, ачлык, шанлы сугыш елларын үз җилкәсендә кичереп үскән ул. Үткәне җанлы тарих, гыйбрәтле аның. Юбиляр белән район җитәкчесе Разиф Кәримов шәхсән үзе кызыксынып, аны гомер бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды. Әби автоклуб үзешчәннәренә кушылып җырлап утырды. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

“Зәй шикәре” тагын да зур уңышларга исәп тота

 “Зәй шикәре”АҖ – яңа технологияләр кулланып, заман белән бергә атлаучы предприятие. Узган сезонда завод 662 мең тонна чөгендер эшкәртеп, 3,4 миллиард сумлык шикәр комы эшләп чыгарды. Әлеге күрсәткечкә тәүлегенә 7 мең тонна (2013 елда ул 6,8 мең иде) чимал эшкәртү хисабына ирешелде. Предприятие киләчәктә 1,2-1,5 миллион тонна шикәр чөгендере әзерләү һәм эшкәртү бурычын куя.

«Зәй офыклары» 

Авыл үзешчәннәре - “Җиңү салюты”  фестивалендә

 Зәйдә агымдагы елда Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган “Җиңү салюты”  фестивале авыл җирлекләрендә тәмамлануга бара. Ул Куш-Елга авылыннан башланды. Кичә Югары Шепкә, Имәнлебаш, Аксар мәдәният йортларында узды. Алар барысы да чыгышларында илгә килгән җиңү көнен оста итеп күрсәтә алды. Имәнлебаш мәдәният йорты сәхнәсендә ул көнне тыл ветераннары чыгыш ясады. Аксарлылар исә чыгышларыннан соң авылдагы бердәнбер сугыш ветеранын сәхнәгә күтәреп котлады. Әлеге җәһәттән соңгы чыгышны – сугыштан... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй үзешчәннәре театр уйнап ярыша

 Зәй мәдәният идарәсе Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәдәният йортлары үзешчәннәре арасында театр атналыгы игълан итте. Бүген аңа Карамалы клубында старт биреләчәк. Карамалылар драматург Шәриф Хөсәеновның “20 ел узгач” драмасын күрсәтергә җыена.

«Заман сулышы» 

Бала алдында тәмәке сатып алсаң – штраф

Әлеге тыю баласы янында тәмәке сатып алырга теләгән өлкәнрәк хатын-кызларга да кагылырга мөмкин. КПРФ депутатлары шундый канун проекты әзерләгән. Беренче документта 40 яше тулмаган гүзәл затларга тәмәке сатуны тыю кирәклеге әйтелсә, икенче проектта янында баласы булган хатын-кызларны тәмәкедән мәхрүм итүнең яхшы тәрбия чарасы булачагы хакында ассызыклана.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

"Әлки хәбәрләре" газетасы "Сугыш чоры ядкәрләре" дигән бәйге игълан итә

Вакыт ашкынып алга чаба. Күп нәрсә үзгәрә, тарихка кереп кала, онытыла. Әмма кешелекнең онытырга хакы булмаган тарихи вакыйгалар бар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы әнә шундыйлардан.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Базарлы Матакта рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә

Район үзәге Базарлы Матак – 1320 гектар җир биләп торучы һәм соңгы елларда аеруча тиз үсеп килүче торак пункт. Авылыбызны күп милләтле халык яши торган уртак йортыбыз дип әйтә алабыз, чөнки биредә рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә муниципаль хезмәткәрләр кышкы спартакиадага әзер

 Кышкы спартакиада кысаларында Зәйдә чаңгы спорты буенча муниципаль хезмәткәрләрнең районкүләм сайлап алу туры үтте. Анда 1800 метр араны 5 минут 19 секундта килеп, I урынны физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин алды. Муниципаль хезмәткәрләрнең кышкы спартакиадасы төбәк туры 14 мартта Яшел Үзән шәһәрендә узачак, бирегә чаңгы ярышларында катнашу өчен әлегә Петр Уразайкин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Антон Байрашев сайлап алынды. Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *