Ял итү комплексы янган
36 квадрат метр мәйданны биләгән янгынны тиз арада сүндерәләр.
Алабуга районында “Вятский берег” дигән ял итү базасында янгын ут белән сак эш итмәгәннән килеп чыккан дип фаразлыйлар.
Бәхеткә, беркем дә зыян күрми. Чөнки бу вакытта анда ял итүчеләр булмый.