Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Март
2015

Новости за 02.03.2015

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балык бистәсендә яшәүче Фаягөл Рәшит кызы СӘЛӘХОВАның 3 март көнне күркәм юбилее.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Ир кеше иле өчен туа

Ир-егетләрнең язмышын ил тарихыннан аерып карап булмый дыр ул. 

Андагы үзгәреш, сәяси вакыйга беренче чиратта аларның гаиләләренә дә кагыла. 

Авылыбыздагы бу гади, тырыш, үз көнен үзе күргән ишле крестьян гаиләсенә дә Бөек Ватан сугышы үз кануннарын керткән. Бер йорттан бер-бер артлы биш ир-егет фронтка китәләр. Гәрәфетдин белән Нуретдин Билаловлар 1941 елда ук сугышка алыналар. Һәм озакламый аларның батырларча һәлак булулары хакында кайгы хатлары алына.

Бер туган энеләре Миннихан абый Бресста чик сакчысы була... Читать дальше...

Berliner Triathlonverband 

Ungewickell und Meissner siegen beim 9. SISU-Winterduathlon

Am letzten Februartag sind die Berliner Triathletinnen und Triathleten in die neue Mehrkampfsaison und in den von der Berliner Triathlon Union austragenen BerlinCup 2015 gestartet. Nach einer feuchten Nacht präsentierte sich der Berliner Grunewald in der schönsten Morgensonne. Bei noch leicht gefrorenem Boden gab es also beste Bedingungen für schnelle Lauf- und Radsplits auf der bekannten Winterduathlon-Strecke. Der Classic-Wettkampf war wiederum frühzeitig ausgebucht, allerdings riss die aktuelle... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә - традицион бил алыш (фотолар)

 Узган шимбәдә Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә милли көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге турнир соңгы 4 елда Ринат Фәрдиевның туганнары булышлыгы белән уза. Ярыш традиция буенча ул укучылар һәм өлкәннәр арасында аерым оештырылды, аңа Чаллы һәм Актаныш көрәшчеләре дә бил алышты. Бу турыда тулы язма газетабызның алдагы санында урын алачак.

«Зәй офыклары» 

Сәхнәдә - Җиңү көне (фотолар)

 Зәйдә Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында “Җиңү салюты” иҗат  фестивале тәмамлануга бара. Узган җомгада “Энергетик” Мәдәният сараенда ГРЭС, 4нче мәктәп, “Якты коңгыз” балалар бакчалары коллективлары  1945 елны чагылдырган тамаша күрсәтте. Станция хезмәткәрләре ел да мондый фестивальләргә зур әзерлек белән килә иде, бу юлы да алар сынатмады. Киемнәр, башкару осталыклары белән сокландырдылар. Алдагы чыгыш – сугыштан соң еллар, аны политехник... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

“Җитештерүдә сакчыллык”  икътисади нәтиҗәлелеккә китерде

 “Зәй шикәр”е АҖ узган ел “Җитештерүдә сакчыллык”  системасы буенча укулар оештырылды. Дәресләрне югары квалификацияле белгечләр алып барды. Укулар лидерлык һәм команда, җитештерү логистикасы, эш вакытын оештыру һәм аның белән идарә итү, югалтуларны киметү, стандартлаштырудан гыйбарәт булды. Шунысы игътибарга лаек, укулардан соң җитештерүчәнлек процессын яхшыртуга юнәлдерелгән 25 проект эшләнгән, ел дәвамында предприятие хезмәткәрләре тарафыннан 565 тәкъдим кергән, шуның 464 тормышка ашырылган. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Радик Сәлахов – Россиянең спорт остасы

 Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов үр артыннан үр яулый. Билбау көрәшеннән дөнья призеры, Россия кубогы һәм беренчелекләр җиңүчесе Радик Салахов билбау көрәшеннән Россиянең спорт остасы мактаулы исеменә лаек булды. Аңа спорт мәйданында тагын да зуррак уңышлар яуларга язсын.

«Зәй офыклары» 

“Ел тәрбиячесе” – Ирина Сәхәпова

 “Ел тәрбиячесе-2015” республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Районыбызда әлеге бәйге мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүче тәрбиячеләр арасында популярлашып килә. Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең шактый булуы шул хакта сөйли.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәткә яңа җитәкче билгеләнде

Драмтеатр бинасында бу минутларда муниципаль район Советының  чираттагы сессиясе бара. Аның эшендә  Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,  “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының  нефть сәнәгате  сораулары буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов та катнаша. Сессиядә моңа кадәр Татарстан Президентының икътисад мәсьәләләре буенча  киңәшчесе булып хезмәт куйган Айрат Хәйруллин район башлыгы вазифасына тәкъдим ителде.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча киңәштеләр

 Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе утырышында район территориясенә чит шәһәрләрдән керүче наркотиклар, спайсларның арта баруына басым ясалды. Табиб-нарколог Илфат Салихов фаразлавынча, районда наркотик кулланучыларның ел ахырына ике мәртәбә арту куркынычы бар. Шуңа күрә, хәзер төп игътибарны аны таратучыларга бирү күздә тотыла. Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, инде интернетта спайслар тәкъдим итүчеләрнең битләре юкка чыгартылган. Әмма алар гөмбәләр кебек, бүген юк, иртәгә хасил булалар. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйнең иң яхшы татар теле укытучысы Венера Алексеева

 Быел татар теле укытучылары арасында “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесе игълан ителгән иде. Аның кысаларында Зәйдә 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәри осталыкта көч сынышты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Югары Пәнәче мәктәбеннән Рушания Ягъфәрова, Сәвәләй мәктәбеннән Рәмзия Зарипова өченче урыннарны алды. Икенчедә - Якты Күлдән Лариса Мишеева, беренчедә - 4нче мәктәптән Венера Алексеева чыкты.

«Әлмәт таңнары» 

Сөйгәнен борыныннан тешләгән

Талашканнан соң ир хатынының борынын һәм иреннәрен тешли.

Бу хәл Чаллыда була. Бергә яшәгән ир белән хатын арасында низаг чыга. Исерек ир ачуыннан сөйгәненең иренен һәм борынын тешләп ала. Аннан үзе ашыгыч ярдәм машинасы чакырта.

Сырхауханәдә хатынның иреннәрен тегәләр. Аңа берничә көн дәваланырга туры киләчәк. Табиблар әлеге ирне полициягә хәбәр иткән. Хәзер тикшерү эшләре бара.

«Әлмәт таңнары» 

Ял итү комплексы янган

36 квадрат метр мәйданны биләгән янгынны тиз арада сүндерәләр.

Алабуга районында “Вятский берег” дигән ял итү базасында янгын ут белән сак эш итмәгәннән килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрми. Чөнки бу вакытта анда ял итүчеләр булмый.

«Зәй офыклары» 

“Азаль” иҗатын күрсәтте

 Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” балалар-хореография ансамбле хисап концерты үтте. Балалар иҗат сезоны дәвамында өйрәнгән җырларын, биюләрен әти-әниләргә, тамашачыларга тәкъдим итте. Биредә күрсәтелгән яңа номерлар белән алар 5-6 мартта Түбән Камада узачак “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестивале төбәк турында катнашырга җыена. Җырларның берсе Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган, ул башкару осталыгы белән дә... Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *