Зәйнең иң яхшы татар теле укытучысы Венера Алексеева
Быел татар теле укытучылары арасында “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесе игълан ителгән иде. Аның кысаларында Зәйдә 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәри осталыкта көч сынышты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Югары Пәнәче мәктәбеннән Рушания Ягъфәрова, Сәвәләй мәктәбеннән Рәмзия Зарипова өченче урыннарны алды. Икенчедә - Якты Күлдән Лариса Мишеева, беренчедә - 4нче мәктәптән Венера Алексеева чыкты.