Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Ел тәрбиячесе” – Ирина Сәхәпова

 “Ел тәрбиячесе-2015” республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Районыбызда әлеге бәйге мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүче тәрбиячеләр арасында популярлашып килә. Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрнең шактый булуы шул хакта сөйли.

Бәйге педагогта алдынгы булу теләге уяту белән беррәттән, үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә, нәниләргә белем һәм тәрбия бирүнең оригиналь ысулларын эзләргә, хезмәтенең җимешләрен татырга мөмкинлек бирә. Аның максаты да нәкъ менә тәрбияче – педагогның һөнәри осталыгын арттыру, пыскып ятучы яңа идеяләрне дөрләтеп җибәрүдән гыйбәрәт.

Ел тәрбиячесе-2015” конкурсына барлыгы 16 кеше портфолиоларын әзерләп тәкъдим итте. Димәк, бу берьюлы шушы кадәр педагогның ел дәвамында максатчан эшләве турында сөйли. Алар портфолиоларда ни рәвешле баланың үзаңын үстерү, рухи байлыгын арттыру, кечкенә кешегә әхлак нормаларын сеңдерү, хөрмәт, миһербанлылык төшенчәләрен күңелләренә беркетүне өйрәтү ысулларын күрсәтәләр. Икенче төрле әйткәндә, күләмле теоретик тәрбияви материал туплана һәм аны алга таба да бакча яшендәгеләр белән эшләүдә кулланырга мөмкин.

Бәйгенең икенче турында тәрбиячеләр портфолиоларда тәкъдим ителгән эшләрен практик яктан дәлилләделәр. Ул ачык дәресләр формасында оештырылды. Тәрбияченең баланы тыңлата, кызыксындыра белүен ачыклау өчен дәресләрне үзләре эшли торган бакчада түгел, ә таныш булмаган балалар белән башка бакчада үткәрү шарты куелды. Мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри төп игътибарны дәрестә баланың ялыкмавына юнәлтте. “Бу бик мөһим. Чөнки бала ялыга икән, аның игътибары читкә юнәлә һәм ул тәрбияче бирергә теләгәнне үзләштерә, аңына сеңдерә алмый кала. Шуңа күрә без педагоглардан сабый өчен кызыклы эш методлары таләп итәбез”, ди тәрбия эшләре буенча методист Елена Дмитриева.

Бәйгенең һәр туры баллар белән бәяләнде. Һәм иң-иң дип табылган 9 педагог “Ел тәрбиячесе-2015”нең муниципаль тур финал өлешенә чыкты. “Теремкәй”дән Татьяна Устюшкина, “Энҗе”дән Елена Атаманова, “Каенкай”дан Лидия Алексеева, “Күкчәчәк”тән Елена Селезнева,”Якты коңгыз”дан Елена Попова, “Салават күпере”ннән педагог-логопед Лолита Мусина, “Шатлык”тан Мария Клочкова, “Урман әкияте”ннән Елена Бикмөхәммәтова, “Аленка”дан Ирина Сәхәпова ел тәрбиячесе исеме өчен көч сынашты.

Тупланган баллар буенча өченче урынга - Лолита Мусина, Мария Клочкова, икенчегә Елена Бикмөхәмәтова лаек булды.”Ел тәрбиячесе-2015” исемен “Алёнка” балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Сәхәпова алды. Аңа төп бүләк - сәламәтлеген ныгыту өчен сертификат бирелде. Ә хәзер педагог-тәрбиячеләргә район данын республика күләмендә якларга туры киләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *