Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ир кеше иле өчен туа

Ир-егетләрнең язмышын ил тарихыннан аерып карап булмый дыр ул. 
Андагы үзгәреш, сәяси вакыйга беренче чиратта аларның гаиләләренә дә кагыла. 
 
Авылыбыздагы бу гади, тырыш, үз көнен үзе күргән ишле крестьян гаиләсенә дә Бөек Ватан сугышы үз кануннарын керткән. Бер йорттан бер-бер артлы биш ир-егет фронтка китәләр. Гәрәфетдин белән Нуретдин Билаловлар 1941 елда ук сугышка алыналар. Һәм озакламый аларның батырларча һәлак булулары хакында кайгы хатлары алына.
 
Бер туган энеләре Миннихан абый Бресста чик сакчысы була, иртәгә өйгә кайтам дигән көнне сугыш башлана. Алар Мәскәү астына кадәр чигенәләр, аннан соң һөҗүмгә күчеп, Берлинга кадәр барып җитәләр, Җиңү көнен шунда каршылыйлар. Бәхетенә бер тапкыр да яраланмыйча сугыштан исән-сау кайта. Ә Гыйльметдинне 1942 елда сугышка алалар.
 
Тупчы була ул. Бер ничә мәртәбә яраланып госпитальдә дәвалана. 1944 елда култык таякларына таянып авылына кайта. Иң кече энеләре Мингалим абый аннан соң фронтка алына. Гитлер Германиясе җиңелгәч Ерак Көнчыгышта 11 елга якын хәрби хезмәттә була ул. Гыйльметдин, Миннехан, Мингалим абыйлар сугыштан исән-сау кайтсалар да яу кырында алган тән җәрәхәтләреннән сызланып 60 яшьләренә дә җитмичә вафат булдылар. Мәсәлән Гыйльметдин абыйның тәненең тугыз җирендә снаряд кыйпылчыклары була. Шушы биш бер туганның иң олысы Гәрәфетдин абый гына сугышка кадәр гаилә корырга өлгергән.
 
Алтынчы баласы Наилне ул бер кайчан да күрми, кулларына күтәреп сөя дә алмый кала. Чөнки Наил әтисе фронтка китеп алты ай үткәч дөньяга килә. Үз чиратында әти сүзен әйтүдән мәхрүм кала ул. Алты баланың өчесе сабый чакта ук вафат булалар. Калган өчесе – Рәйсә, Рәшит, Наил шул чорның ачлыгын да, ялангачлыгын да, әтиләрен сугышта югалту ярасын да күп татыйлар. Әниләре Бәян апа улларына ятимлек ачысын күрсәтмәс өчен зур тырышлыклар куя. 
 
Әлфинур Билалова,
Балыклы Чүкәй авылы.
 
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *