Котлыйбыз!
Таулар авылында яшәүче кадерле әниебез Шәмсенур Хуҗәхмәт кызы ГАЙНУЛЛИНАның 4 мартта 90 яшьлек юбилее.
Әни! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Синең кебек сабыр әни юктыр җирдә генә түгел, җиһанда. Кояш җылы, көн яктырак–яныбызда әни, син барга.
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, туганнарың, оныкларың һәм оныкчыкларың исеменнән улың Фәтхерахман, киленең Разыя

