Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Юхмачы" терлекчелек комплексында эшләүче Любовь Казаковага бик күп эш йөкләнгән

"Юхмачы" терлекчелек комплексыннан кабул итү пунктларына көн саен 20 тонна сөт озатыла. Бер сменада хезмәт куючы биш савымчы 1400 сыердан әнә шул чаклы сөт савып ала. Любовь Казакова биредә 2008 елдан бирле эшли.
 
 
Тумышы белән Каракүл авылыннан ул. Юхмачы урта мәктәбен тәмамлаган кызны язмыш җилләре Алабуга шәһәренә алып китә. Халык театры белгече дипломы алып чыккач, юллама буенча Лаешка килеп эшкә урнаша. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Менә шулай 23 ел гомерен мәдәниятка багышлый.
 
 
–Әнкәйнең исәнлеге какшады. Шуңа ике дистә елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйганнан соң туган якларыма кайтырга ниятләдем,–ди ул.
 
Юхмачы терлекчелек комплексына эшкә урнаша Любовь. Башта биредә терлек көтүенең өлкән операторы булып эшли. 2012 елда җитәкчелек аңа тагын да җаваплырак эш тапшыра – смена начальнигы итеп билгели.
 
Комплекс мөдире Марат Кәримов Любовь Казакованың хезмәтеннән бик канәгать.
 
–Беренче көннән Люба үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Булсын дип, эш алга китсен дип тырыша. Хезмәт вазыйфаларын намус белән башкара. Уң кулым ул минем,–ди комплекс җитәкчесе.
 
Любовь Захаровнага бик күп эш йөкләнгән. Сменаны кабул итеп алгач, малларның барысын да барлап, исән-иминме икәнлекләрен карап чыга ул. Үз кул астында эшләүче савымчыларга, терлек караучыларга – барлыгы 14 кешегә наряд буенча эшне төгәл итеп бүлеп бирә.
 
–Терлекченең хезмәте җиңел түгел. Заманына күрә механикалаштырылган булса да, эш бер дә бетми. Бозаулар үлемен булдырмау, азык рационын контрольдә тоту, савым линияләренең дөрес эшләвен күзәтеп тору – барысы да продукциянең күләменә, сыйфатына йогынты ясаучы факторлар,–ди Любовь Казакова.
 
Кулыннан эш килгән, үз хезмәтен яратып башкарган Любовь Захаровна, лаеклы ял яшендә булуына карамастан, бүген дә яшьләр белән бер сафта. 
 
–Мин бернинди эштән дә курыкмыйм. Ә батыраеп, тәвәккәлләп алынгач теләсә нинди хезмәтне башкарып чыгарга була,–ди ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *