Зәйдә авыл хуҗалыгы техникласын ремонтлау эше дәвам итә
Зәй районы агрофирмалары бүлекчәләре, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникаласын (культиватор һәм чәчкечләр) төзекләндерү эше дәвам итә. Февраль ахырына тракторларның - 46, чәчкечләрнең – 41, культиваторларның – 73, тырмалау агрегатларының 95 проценты төзекләндерелгән. Аларны ремонттан соң дәүләт техник күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре акт буенча кабул итеп алачак.