Куш-Елга терлекчелек комплексында икенче корпус төзелә
Зәй районы Куш-Елга терлекчелек комплексында 3 айдан 15 айга кадәрле 625 баш бозауны асрау өчен икенче корпус сафка басып килә. Бүгенге көндә аның түбәсен монтажлау эшләре бара. Агымдагы елның беренче кварталында корпус файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Шул рәвешле, кушелгалылар да терлекләрне ябык цикл белән асраячак.