Фән шәһәренә урынбасар кирәк
Иннополиста вице-мэр вакансиясе ачык дип игълан ителгән.
Татарстанның фән шәһәрендә узган ел азагында IT-индустриядә озак еллар эшләгән 34 яшьлек Егор Иванов мэр итеп сайланган булган. Бүген аңа урынбасар эзлиләр. Интернеттагы белдерүдә: «Бу урынга яшьләр килүе хуплана, әмма тиешле тәҗрибә булу шарт», диелгән. Шулай ук мәскәүле булмау да хуплана.