Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Март
2015

Новости за 10.03.2015

«Авыл офыклары» 

“Безгә бик кирәк син, изге фәрештәбез”

Тирә як сихри караңгылыкка чумган. Авыл тып-тын.

Ара-тирә тынлыкны бозып этләр өргәне ишетелеп куя. Тик бер йортта гына ут яна. 

–Түз җаным, түз. Миләүшәбез хәзер килеп җитәр, хәлең дә җиңеләеп китәр. Озак та үтмәде ишек шакыган тавыш ишетелде. Бу Яңа Арыш авылы медицина хезмәткәре Миләүшә Мөхәммәтрәхимова иде.

Менә ничә еллар инде ул ягымлы, назлы сүзләре, шифалы куллары белән авылдашларын сихәтләндерә. Шуңамыдыр аны биредә күпләр изге фәрештәгә тиңлиләр. Миләүшәбез чәчәк кебек кешеләргә яктылык... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

“Ядегәр” халык театрын зәйлеләр көтеп ала

Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Ядегәр” халык театры Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Шәриф Хөсәеновның “20 ел узгач” драмасын сәхнәләштерә. Спектакаль сәхнәдә апрель ахырында куелыр дип көтелә.

«Заман сулышы» 

Әлмәт районында һәлакәт: бәйрәм төнендә 3 кешенең гомере өзелгән

8 март төгәлләнергә санаулы минутлар гына калып барганда — 23:10 сәгатьтә Казан–Оренбург юлының 236 нчы чакрымында, Әлмәт районы территориясендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кешенең гомере өзелгән.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт районы – рәссамнар иҗатында

Әлмәт районының матур табигате бик күп рәссамнарны таң калдыра.

Чабаксар рәссамы Анатолий Васильев Кама-Исмәгыйль авылы күренешен 2008 елда тасвирлаган булган. Картина «Татар авылы» дип атала. 

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Олы Елга авыл җирлеге советы коллективы элеккеге хезмәттәшләре Хәтимә Гыйлман кызы САФИУЛЛИНАны күркәм юбилее белән кайнар котлый. 

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Район тормышының кайбер битләренә күз салыйк..

Шагыйрь Нури Арслановның шигырь юлларын үзгәртеп болай диясем килә:

Картлыкка рөхсәт сорамыйлар,

Картлыкка рәхмәт әйтмиләр.

Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,

Картлыкны гаеп итмиләр.

Институтны тәмамлап кайтканнан соң “Татарстан” колхозында баш икътисадчы, аннан соң Черняховский исемендәге колхозның башлык ярдәмчесе, партия секретаре булып эшләдем. 1985 елда районның социаль-тәэминәт бүлегенә җитәкче итеп билгеләделәр. Әлегедәй хәтеремдә, ул вакытта районда унбер меңнән артык пенсионер бар иде. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балык бистәсендә яшәүче бар гомерен безгә багышлаучы кадерле тормыш иптәшем Ринат Нурәхмәт улы ХАҖИЕВның 12 март көнне олуг   юбилее.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Конкурска йомгак ясалды

Зәйдә оештырылган  «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән» конкурсында “Хатын-кыз рухият” номинациясендә җиңүче дип музыка мәктәбеннән  Анна Краснова, “Мирнем һөнәр – минем язмыш” номинациясендә “Мефро Уилз Руссия - Зәй заводы”ннан Татьяна Кипрова, “Хатын-кыз - лидер” номинациясендә “Күкчәчәк” балалар бакчасыннан Елена Недошивина, “Хатын-кыз - бизнес-леди” номинациясендә эшмәкәр Светлана Исламова, “Өченче буын каһарманы” номинациясендә милли мәдәни үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина табылды. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Фән шәһәренә урынбасар кирәк

Иннополиста вице-мэр вакансиясе ачык дип игълан ителгән.

Татарстанның фән шәһәрендә узган ел азагында IT-индустриядә озак еллар эшләгән 34 яшьлек Егор Иванов мэр итеп сайланган булган. Бүген аңа урынбасар эзлиләр. Интернеттагы белдерүдә: «Бу урынга яшьләр килүе хуплана, әмма тиешле тәҗрибә булу шарт», диелгән. Шулай ук мәскәүле булмау да хуплана.

«Зәй офыклары» 

Зәйлеләр кышны озатты (фотолар)

7 мартта «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданында “Кыш озатту” бәйрәме. Ул иртән  бәйрәм ярминкәсе белән башланып, курчак театры, Хезмәт кешесе елына багышланган  тамашалар, үзешчәннәр чыгышлары  белән дәвам итте.  Мәйдан уртасында күмәк күңел ачулар, концерт, конкурслар, спорт уеннары, күргәзмә-сатулар оештырылды.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә узган атнада ике мунча янган

 3-10 мартта янгын хезмәте 8 чакыру алган. Шуларның 1се – чүп яну, 3се – полиция  белән хезмәттәшлек, 2се  ялган чакыру, 2се  – янгын очрагы буенча. 8 мартта 19 сәгать 12 минутта шәһәрнең Луговая урамында мунча яна. Мунча иминиятләнмәгән. Ут чыгуның сәбәбе - төтен юлының төзексезлеге. 10 мартта 2 сәгать 22 минутта Имәнлебаш авылында мунча һәм сарай яна. Янгын төтен юлының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Мунча иминиятләнгән. Зыян килгән мәйдан 36 квадрат метр тәшкил итә.




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *