Конкурска йомгак ясалды
Зәйдә оештырылган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән» конкурсында “Хатын-кыз рухият” номинациясендә җиңүче дип музыка мәктәбеннән Анна Краснова, “Мирнем һөнәр – минем язмыш” номинациясендә “Мефро Уилз Руссия - Зәй заводы”ннан Татьяна Кипрова, “Хатын-кыз - лидер” номинациясендә “Күкчәчәк” балалар бакчасыннан Елена Недошивина, “Хатын-кыз - бизнес-леди” номинациясендә эшмәкәр Светлана Исламова, “Өченче буын каһарманы” номинациясендә милли мәдәни үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина табылды. Район җитәкчесе Разиф Кәримов аларны “Кыш озату” бәйрәмендә сәхнәдә котлап, бүләкләр тапшырды.