Зәйлеләр кышны озатты (фотолар)
7 мартта «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданында “Кыш озатту” бәйрәме. Ул иртән бәйрәм ярминкәсе белән башланып, курчак театры, Хезмәт кешесе елына багышланган тамашалар, үзешчәннәр чыгышлары белән дәвам итте. Мәйдан уртасында күмәк күңел ачулар, концерт, конкурслар, спорт уеннары, күргәзмә-сатулар оештырылды.