Зәйдә узган атнада ике мунча янган
3-10 мартта янгын хезмәте 8 чакыру алган. Шуларның 1се – чүп яну, 3се – полиция белән хезмәттәшлек, 2се ялган чакыру, 2се – янгын очрагы буенча. 8 мартта 19 сәгать 12 минутта шәһәрнең Луговая урамында мунча яна. Мунча иминиятләнмәгән. Ут чыгуның сәбәбе - төтен юлының төзексезлеге. 10 мартта 2 сәгать 22 минутта Имәнлебаш авылында мунча һәм сарай яна. Янгын төтен юлының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Мунча иминиятләнгән. Зыян килгән мәйдан 36 квадрат метр тәшкил итә.