Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хезмәт сөючәнлек-һәр эшнең җаны, мул тормышның нигезе (ФОТО)

Мостафиннар гаиләсе йөз җитмеш хуҗалыгы булган Юлсубино авылында яшиләр. Колхоз таркалганнан соң, һәркемгә үзен-үзе кайгыртырга туры килә. 
Бу вакытта Рөстәмнең үз умарталыгы, алар белән эш тәҗрибәсе була. Барысы да аның егерме ике ел элек Өммегөлсем Сәлахиева җитәкчелегендәге колхоз умарталыгына килүдән башлана. Беренче елда ул төтен өрдерүче була. Колхоз җитәкчесе Харис Гатиятов Рөстәмне әлеге хезмәт буенча курсларда укырга  җибәрә. Җиде елдан соң ул умарталыкта мөстәкыйль рәвештә эшли башлый. Бераздан умарталарны колхоздан сатып ала. Бүгенге көндә аларның саны йөз егермегә җиткән. 
 
–Бал кортларын исән-сау  кышлату өчен ач итмәскә һәм өшетмәскә кирәк. Азыклары сыйфатлы һәм табигый булырга тиеш. Шуңа күрә аларга җитәрлек итеп кәрәзле бал белән бал икмәге калдырам. Каты салкыннар башлангач, ояларны өстәмә җылытам.  Һаваның югары дымлылыгы да кортларга куркыныч яный.
 
Шуның өчен умарта эчендә бертөрле температура һәм вентиляция булдырырга кирәк,–ди тәҗрибәле умартачы.
Сезонга ике тонна ярым бал ала ул. Соңгы ике елда уңыш бик күп була, быел аны сатып бетерә дә алмый. Казанда умартачылар җыелышында арткан балны Башкортстанга һәм Кытайга җибәрергә тәкъдим итәләр. 
 
–Яз якынлашканда кортлар белән яши башлыйсың. Әгәр дә кеше үзенең тормышын ходай яраткан әлеге җан  ияләре белән бәйли икән, алардан башка яши дә алмый. Йоклаганда төшкә керә алар,–дип дәвам итте Рөстәм сүзен. 
 
Буш вакытларында умарталарны үзе ясый икән. Аның нык һәм зур хуҗалыгында җылы остаханәсе бар, анда унбер әзер умарта тора. 
Гаиләгә керем  бал сатып кына түгел, мөгезле эре терлектән дә керә.
 
Мостафиннарның шәхси хуҗалыгында дүрт сыер, бер яшьлек ике тана, алты бозау, хәтта ике ат та бар. Бозауларны хуҗа үзе Оренбургтан алып кайта. Аларны үстереп, суеп сата. Тана итен бик тиз алып бетерәләр. Болардан тыш хуҗалыкта ике фазан бар. Гаилә башлыгы аларны үрчетергә уйлый. 
 
Таңсылу Минһаҗева.
 
 
 
 
 
Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *