“Ядегәр” халык театрын зәйлеләр көтеп ала
Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Ядегәр” халык театры Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Шәриф Хөсәеновның “20 ел узгач” драмасын сәхнәләштерә. Спектакаль сәхнәдә апрель ахырында куелыр дип көтелә.