Лениногорскида яшь мөселманнар чаңгыда узышты
8 мартта Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды.
Чаңгы юлына барлыгы биш район — Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә мөселманнары басты. Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә “Ихлас” мәчетендә җылы чәй каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Ярышның беренче өлешендә 2 чакрым араны вакытка үттеләр. Беренчелекне Бөгелмәдән Рамил Шарипов яуласа, икенче урында Әлмәттән Мөхәммәд Кашапов, өченчедә Чирмешәннән Айнур Сәлахов Айнур килгән. Икенче өлеш эстафетада беренчелекне Бөгелмә командасы яулаган. Икенче урында — Әлмәт, өченчедә Лениногорск егетләре.
Чаңгычыларны өйлә намазыннан соң бүләкләгәннәр.