Әлмәт районында һәлакәт: бәйрәм төнендә 3 кешенең гомере өзелгән
8 март төгәлләнергә санаулы минутлар гына калып барганда — 23:10 сәгатьтә Казан–Оренбург юлының 236 нчы чакрымында, Әлмәт районы территориясендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кешенең гомере өзелгән.
Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек егет идарә итүендәге "ВАЗ-21099" автомобиле югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "ВАЗ-2112" машинасы белән бәрелешә.
Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле була — "Ваз-21099" машинасы әйләнә һәм аңа ут каба. Һәлакәтнең азагы аяныч тәмамлана. "Ваз-21099" машинасының йөртүчесе һәм аның 1987 елгы пассажиры, шулай ук "ВАЗ 2112" автомобиленең 1959 елгы шоферы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук вафат була.
Синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә — руль артында сак йөрсәк иде...
http://intertat.ru/tt/