Ветераннарга сертификат һәм медаль тапшырылды
Мэриядә узган тантанасына сугыш ветераны Гыйльметдин Хәлирахманов Зәй-Каратайдан килгән. "Улым алып килде, мондый шатлыклы көннәрне дә күрергә насыйп булды", ди. Туксанга якынлашучы ветеран сугыш елларында Балтыйк буе фронтында чик сакчысы булып хезмәт иткән. Сугыштан соң туган авылында "Уңыш" колхозында эшләп лаеклы ялга чыга. Хатыны белән 60 елдан артык гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
– Сугыш бик куркыныч ул. Аның турыда сөйлисе дә килми. Балаларга күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын. Фатир өчен шатландым, безне зурлаган өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Карчыгым белән икәү күченеп, монда яшәргә килербез. Балалар янәшәсендә булырбыз, – ди ул.

