Добавить новость
Новости сегодня



Март
2015

Новости за 19.03.2015

«Әлки хәбәрләре» 

Бөек Ватан сугышына Иске Әнҗерә авылыннан 156 кеше киткән

 www.freeoboi.ru 

Бөек Ватан сугышына Иске Әнҗерә авылыннан 156 кеше киткән.

Җиңү бәйрәменә әзерләнгән бу көннәрдә авыл мәктәбе укытучылары, укучылар сугышта катнашкан, һәлак булган, җиңү яулап әйләнеп кайткан авылдашларының истәлеген яңарту өстендә эшлиләр. “Үлемсез полк” республика акциясенә кушылып, аларның фоторәсемнәрен җыялар. Хәзер инде зурайтылган 70 фотодан мәктәптә стенд төзегәннәр. Бу фоторәсемнәрне 8 май көнне митингка да алып чыгачаклар. Стендны тулыландыру дәвам итә. Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Ветераннарга сертификат һәм медаль тапшырылды

Шушы көннәрдә районыбызның бер сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне шатлыклы мизгел кичерде – аларга фатир алу өчен сертификаты һәм  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була. Мәсәлән, Базарлы Матак чиркәве протиерее Андрей Зиньков православия бәйрәмнәрен үткәрүдә катнаша, биредә яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрә вафат булганнарны соңгы юлга озата. Интернат-йортта Татьяна Малярова да еш була. Ул шулай ук дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирә, төрлечә ярдәм күрсәтә.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә эшмәкәрләргә законнарны искә төшерәләр

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча махсус комиссиянең эшче төркеме шәһәр һәм район эшмәкәрләре белән очрашулар уздыра. Шушы көннәрдә алар Түбән Мактама бистәсенә барды.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Үз фатирыннан куып чыгарганнар

40 яшьлек ир үзенең фатирына кайта, әмма аны анда кертмиләр.

Бу вакытта аның белән яшәүче хатын өч ир белән күңел ачып утырган була. Ирләргә фатир хуҗасының кайтып төшүе ошамый һәм алар аны кыйнап, фатирыннан куып чыгарырга була. Озак та үтми кесәсендәге акчаларын алып, ишек артына куып та чыгаралар. Әмма фатир хуҗасы полиция хезмәткәрләрен чакырта. Түбән Камада булган бу вакыйгага алар нокта куя: ирләрне кулга алалар.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә мәктәп укучылары “Президент спорт уеннары”нда ярышты

Зәйнең 4нче мәктәбе базасында үткән “Президент спорт уеннары” бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Ярышларда 1998-2003 елларда туган укучылардан 8 командасы көч сынашты. Укучылар баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, пневматик коралдан ату буенча ярыштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1998-1999 елларда туганнар арасында 6нчы мәктәп - беренче, 4нче мәктәп - икенче, 7 нче мәктәп өченче урыннарны алды. 2000-2001 елгылардан 1 нче мәктәп беренче, 7 нче мәктәп икенче, 2 нче мәктәп өченче... Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балык бистәсендә яшәүче Рөстәм Ирек улы САБИТОВның 24 нче мартта 50 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балык бистәсендә яшәүче Рашат Мөбәрәкша улы һәм Нурания Әхмәт кызы ШӘМӘРДӘНОВларның юбилейлары белән кайнар котлыйбыз!

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Энҗе апага медаль тапшырдык

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Мәгълүм булганча, шәһәр һәм район буенча 4021 ветеран медаль белән бүләкләнеләчәк. Аларның 306 сы ияләренә барып иреште инде.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Бу ел башыннан районыбыз хуҗалыклары сөтне узган елдагыдан күбрәк җитештерә башладылар

Фермерлар үрнәк күрсәтә

Узган ике ай вакыт эчендә хәзерләүчеләргә барысы 2164 тонна сөт озатылды. Бу эштә бигрәк тә Габдриев, Гөбәйдуллин, Нәбиуллин, Бариев, Шәмсетдинов, Нәҗимов кебек фермерлык хуҗалыклары һәм “Масловский” акционерлык җәмгыяте эшчәннәре нәтиҗәле эшлиләр. 

Фото: 

http://china.tradeford.com/cn212415/

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә чистарту корылмалары чишелеш көтә

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин шәһәр проблемалары белән танышуын дәвам итә. Ул калабыздагы чистарту корылмаларын, агым суларны чистартуның барлык техник өлешен карады, су сыйфатына сынау уздыручы лабораториядә булды.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Яңа Арыш мәктәбендә укытучы  коллегабыз Галия Гыймран кызы НӘБИУЛЛИНАның 21 март көнне 55 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Район икмәк кабул итү предприятиясе җитештерүдә быел да уңышлы эшли

Ярманы күләп җитештерәләр

Районыбыз кырларында үстереп алынган бөртекле культуралардан ярма эшләүне алар арттыра баралар. Соңгы ике айда гына алар республика сәүдә нокталарына һәм күрше Самара, Ульян өлкәләренә 90 тоннадан артык арпа, солы ярмаларын төяп озаттылар.

Фото: http://agroday.ru/news/?date=2013-12&page=3

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Күгәрчен авылында туып, хәзерге вакытта Балык бистәсендә яшәүче Рөстәм Ирек улы САБИТОВның 24 мартта олы юбилее–50 яшь.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Айрат Хәйруллин әлмәтлеләр белән очрашуын дәвам итә

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашуын дәвам итә. Чираттагысында ул Маяковский, Ленин һәм Автомобильчеләр урамнарындагы йортларда булды.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балык бистәсендә яшәүче Рөстәм Ирек улы САБИТОВның 24 матта 50 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Сарабикколда яшәүче Хәзирә Сафинага – 90 яшь

Сарабиккол авылында яшәүче Хәзирә әби Сафина 90 яшен тутырды. Ул  – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, озак еллар туган колхозында эшләгән хөрмәткә лаек кеше. Туган көнендә җирлек башлыгы Гүзәлия Гаделшина һәм урынбасары Миләүшә Сафина барып, Президент В. Путинның котлау хатын, район башлыгының бүләген тапшырганнар. 




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *