Азнакайда традицион турнир
28 мартта Азнакайда милли көрәш буенча Россия спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә ачык республика турниры узды. Ярышларда республикадан 220 бил алышучы көчләрен сынады. Зәйдән Илдар Мөхәммәдиев (тренеры Илфат Гадершин) үз авырлыгында II урынга лаек булды.

