Добавить новость
Новости сегодня



Март
2015

Новости за 31.03.2015

Радыё Свабода 

Ільля Яшын: Крывавы сьлед зь месца забойства Нямцова ідзе ў кабінэт Кадырава

​Паплечнік Барыса Нямцова, старшыня рэгіянальнага аддзяленьня партыі «РПР-Парнас» і адзін з заснавальнікаў руху «Салідарнасьць», 31-гадовы палітык Ільля Яшын лічыць, што сьледзтва па забойстве Нямцова ўжо зайшло ў тупік.

SSF Aegir Uerdingen 07 e.V. 

Mitgliederversammlung 2015

Rückblick auf die Mitgliederversammlung am Sonntag, dem 22. März 2015 um 15:00 Uhr An der Versammlung nahmen 76 Mitglieder teil. Unter anderem wurden folgende Mitglieder genannt, die in diesem Jahr ein Jubiläum feiern: 70jährige Mitgliedschaft: Hannelore Buschner Rosemarie Packenius Hans-Dieter Zander 50jährige Mitgliedschaft: Anemie Saenger Christoph Seeger 25jährige Mitgliedschaft: Franziska Jäger Claudia Werlich Natalie Werlich […]

Da.azadiradio.com 

"از صحت تا معارف و کمبود کتب درسی"

برنامهء این هفتهء "آزادی و شنونده گان" به نشر پیام های شما شنونده گان رادیو آزادی در مورد دشواری های موجود در عرصهء خدمات صحی و معارف، کمبود کتب درسی و کم بودن معاشات اختصاص داده شده است.

«Зәй офыклары» 

Мираслылар фин телендә җырлый

Бүген Зәй “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле тамашачыларга иҗат концертын тәкъдим итә. Анда “Созвездии-Йолдызлык” телевизион балалар, яшьләр фестиваленә әзерләнгән үзенчәлекле номерлар да бар. Инде күп илләрдә, күп телләрдә чыгыш ясаган мираслылар фин телендә дә җырлап күрсәтергә җыена. Концерт кичке сәгать алтыда башлана.

«Авыл офыклары» 

Михаил Байдаров тормышка, иҗатка гашыйк кеше

Әлеге язмамның герое белән мин инде күптәннән танышу теләге белән яна идем. СССРның мәдәният отличнигы, бик күп кенә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары иясе, утыз сигез ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган кеше ул–Михаил Байдаров.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Кичүчатлылар кәрзин үрә башлаган

Тырыш һәм сәләтле әлмәтлеләр нинди генә кул эшләнмәләре ясамый!

Әлмәт районы Кичүчат авылында гомер кичерүче Шамил Солтанов үзенә бер шөгыль булдырган. Авыр плитә, ташларны урап кайтара торган уралма бауларны әрәм итмичә, шулардан кәрзиннәр үрә башлаган ул. Әлеге эшләнмәләр шулкадәр популярлашкан, хәзер хәтта күрше-тирә авыллардан да аңа килә башлаганнар. Шамил абый үзе шофер булып эшли. Тормыш иптәше Резеда белән ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Буш вакытларында агачтан өстәл-урындыклар ясау белән дә шөгыльләнә ул. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

3 апрель көнне район гражданнарны депутат ярдәмчесе кабул итәчәк

3 нче апрель көнне көндезге сәгать 10.00 дән  12.00 гә кадәр район үзәк китапханәсенең “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкинның ярдәмчесе  сайлаучыларны кабул итә.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй яшьләре “Больничный клоун” проектын уңышлы тормышка ашыра

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә дәваланучы сабыйлар өчен “Больничный клоун” проекты кысаларында махсус күңел ачу программасы күрсәтте. Күңел күтәренкелеге алуның сәламәтләнү процессы өчен уңай тәэсир итүе билгеле. Шуны күздә тотып, ике клоун балаларга төрле тамашалар тәкъдим итте, сабыйларның үзләрен дә уеннарда катнаштырдылар. Соңыннан һәр бала бүләкләр алды.

«Зәй офыклары» 

Банктан акча урлану факты буенча суд тыңлаулары башланды

Зәй шәһәр судында бүген “Ак барс”   банкының җирле бүлекчәсеннән зур суммада акча урлану факты буенча кузгатылган җинаять эше буенча беренче тыңлаулар үтте. Исегезгә төшерәбез,  “Ак барс” банкының Түбән Кама филиалы 1нче Зәй өстәмә бүлеге кассирының 17 миллион 944 мең сум акча урлауда шикләнелүе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан иде. Бу җинаятьне кылуда шикләнелүче ханым  бүген суд каршына басты, ул үзенә карата булган гаепләүне танымый. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй имамнары белем өсти

 Зәй имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов имамнар белемен күтәрүгә игътибар итә. Быел да “Нур” мәчетендә район имамнары өчен бер атналык укулар оештырылды. Аларга гакыйдә, фикх буенча дәресләр бирелде, гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмәләр өйрәтелде.

«Зәй офыклары» 

Зәй йөзүчеләре булдыра

 26-28 мартта Әлмәттә йөзү буенча “Яшь өметләр” дип аталган ярыш узды. Ярышларда Зәйдән Екатерина Шушарина бат буенча - I, брас һәм комплекс буенча - II, Ксения Прокопьева бат һәм комплекслыда - II , ирекле стильдә - III, Рәсим Латыйпов исә аркада йөзүдә II урын алды.

«Зәй офыклары» 

Азнакайда традицион турнир

 28 мартта Азнакайда милли көрәш буенча Россия спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә ачык республика турниры узды. Ярышларда республикадан 220 бил алышучы көчләрен сынады. Зәйдән Илдар Мөхәммәдиев (тренеры Илфат Гадершин) үз авырлыгында II урынга лаек булды.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә быел да балалар өчен мөселман лагере оештырылачак

 Зәйдә агымдагы елның җәендә дә мөселман лагерьлары оештырылачак. Кыз балалар өчен ул - уразага кадәр, ир балаларга исә уразадан соң оештырылыр дип көтелә. Лагерь урыны итеп матур табигатьле Түбән Лоҗы авылы итеп сайланды. Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов әлеге лагерьны оештыру эшләре белән йөри.

«Зәй офыклары» 

Зәйдән Альберт - бил алышта оста

 Мамадышта ТР укучыларның X спартакиадасы кысаларында милли көрәш буенча ярышлар узды. Анда республиканың 13 командасыннан яшь бил алышучылар көч сынашты. Көрәштә Зәйдән Альберт Сәхабиев (Югары Пәнәче) II урын алды. Аны ярышларга Айрат Минһаҗев әзерләде.

«Зәй офыклары» 

Зәй шикәр заводында икътисади кризистан курыкмыйлар

Районның эре предприятиеләренең берсе - “Зәй шикәре” ААҖендә җитди инвестицияләр планлаштырыла. 2015 ел дәвамында биредә 566 миллион сумлык инвестиция программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Аның кысаларында кагат кырын, сок чистарту бүлеген, киптерү комплексын модернизацияләү, шикәрне төргәкләү цехын төзү карала. Гомумән алганда әлеге инвестицион проектлар сезонлы шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырып, 1,2 миллионн тоннага җиткерүне күздә тота.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *