Әлмәттә өлкәннәр өчен мәктәп ачылды
Әлмәтнең «Ветеран» социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен хокук белемнәре мәктәбе эшли башлады. 23 мартта аны ачу буенча оештыру чарасы үтте.
Татарстанның «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2015 елда «Хокукый җәмгыятькә биш адым» федераль проекты тормышка ашырыла башлау өлкән яшьтәгеләр өчен хокук белемнәре мәктәбе ачуга этәргеч бирде.
Мәктәпне оештыручылар «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе И. Славкина һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Ф. Сафин. 50 дән артык кеше мәктәптә хокук белемнәре алырга теләк белдергән.
Беренче дәреснең темасы «Васыять итү хокуклары һәм милек бәхәсләре» дип аталды. Аны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Фәрхәт Сафин үткәрде.

