Мираслылар фин телендә җырлый
Бүген Зәй “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле тамашачыларга иҗат концертын тәкъдим итә. Анда “Созвездии-Йолдызлык” телевизион балалар, яшьләр фестиваленә әзерләнгән үзенчәлекле номерлар да бар. Инде күп илләрдә, күп телләрдә чыгыш ясаган мираслылар фин телендә дә җырлап күрсәтергә җыена. Концерт кичке сәгать алтыда башлана.

