Зәй яшьләре “Больничный клоун” проектын уңышлы тормышка ашыра
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә дәваланучы сабыйлар өчен “Больничный клоун” проекты кысаларында махсус күңел ачу программасы күрсәтте. Күңел күтәренкелеге алуның сәламәтләнү процессы өчен уңай тәэсир итүе билгеле. Шуны күздә тотып, ике клоун балаларга төрле тамашалар тәкъдим итте, сабыйларның үзләрен дә уеннарда катнаштырдылар. Соңыннан һәр бала бүләкләр алды.

