Зәйлеләр ГТО комплексы нормаларын тапшыра башлый
Зәйдә ГТО комплексы нормаларын тапшыру (сынап карау) агымдагы елда да дәвам итә. Аның беренче этабы 13-14 апрельдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә һәм “Энергетик” Мәдәният сарае спорт залында узачак. Сынауның һәр баскыч билгеле бер яшь төркемен колачлый. Һәр оешма-предприятие ГТО нормаларын сынап карау өчен үз кандидатураларын әзерли.

