Энҗе лауреат булды
Казанда үткән татар теле буенча III Халыкара олимпиадада безнең районнан 3 укучы катнашты.
Әхмәт мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Энҗе Хәмитова, олимпиада биремнәрен яхшы үтәп, лауреат исеменә лаек булды, диплом белән бүләкләнде. Энҗенең укытучысы Гөлшат Зәйнуллина.

