Әлмәтлеләр грамоталы түгел?!
Шушы көннәрдә Әлмәттә узган “Тоталь диктант” нәтиҗәләре билгеле булды.
124 кеше арасыннан нибары ике кеше генә диктантны бишлегә язган булып чыкты. Калганнарда тыныш билгеләре хаталары күп булган. Текстның авыр булуын (Евгений Водолазкинның “Авиатор” исемле язылып бетмәгән романыннан өзек) исәпкә алып, акцияне оештыручылар нәтиҗәләр белән канәгать. Киләсе елга алар әлмәтлеләр диктантка ныклы әзерлек белән килер дигән теләктә калалар.

