Добавить новость
Новости сегодня

Китаплар дөньясына сәяхәт

Ки­тап кор­ты мин. Әле хә­реф та­ный бел­мә­гән­дә үк әти укый тор­ган Жюль Верн әсәр­лә­рен, кы­зыл тыш­лы Алек­сандр Дю­ма­лар­ны өс­тәл ас­ты­на яше­рә тор­ган бул­ган­мын. Янә­се, ки­тап­лар ми­не­ке ге­нә. Ин­де ал­ты яшем­дә апам­ның "Әлиф­ба"­сын укып чык­кан идем.

Укыр­га яра­ту­ым ар­ка­сын­да 5 нче сый­ныф­тан ук күз­лек кия баш­ла­сам да, әни әйт­кән­дәй, "эч по­шыр­гыч шө­гы­лем­не" үсә төш­кәч тә таш­ла­ма­дым. Хәт­та җи­ләк җы­яр­га бар­ган­да да, ка­ни­кул­лар­га укыр­га би­рел­гән Га­яз Ис­ха­кый­ның "Ике йөз ел­дан соң ин­кый­раз"ын кыс­ты­рып ба­рыр идем. Хә­зер исә, бик те­лә­сәм дә, кул­га ки­тап алып ки­нә­неп укыр­га ва­кыт җит­ке­рә ал­мыйм. Соң­гы тап­кыр ки­тап­ха­нә­не дә кай­чан ачып кер­гән­мен­дер? Әм­ма Әдә­би­ят елы уңа­ен­нан га­зе­та­ның баш мө­хәр­ри­ре  ми­ңа ки­тап­лар иле­нә сә­я­хәт кы­лыр­га мөм­кин­лек ту­дыр­ды. Бер көн буе ки­тап­ха­нә­че­ләр­нең авыр да, кай­бер ке­ше­ләр уй­ла­ган­ча кү­ңел­сез дә һө­нә­рен үз җил­кәм­дә та­тып ка­ра­дым. tc "Китап корты мин. Әле хәреф таный белмәгәндә үк әти укый торган Жюль Верн әсәрләрен, кызыл тышлы Александр Дюмаларны өстәл астына яшерә торган булганмын. Янәсе, китаплар минеке генә. Инде алты яшемдә апамның \"Әлифба\"сын укып чыккан идем. Укырга яратуым аркасында 5 нче сыйныфтан ук күзлек кия башласам да, әни әйткәндәй, \"эч пошыргыч шөгылемне\" үсә төшкәч тә ташламадым. Хәтта җиләк җыярга барганда да, каникулларга укырга бирелгән Гаяз Исхакыйның \"Ике йөз елдан соң инкыйраз\"ын кыстырып барыр идем. Хәзер исә, бик теләсәм дә, кулга китап алып кинәнеп укырга вакыт җиткерә алмыйм. Соңгы тапкыр китапханәне дә кайчан ачып кергәнмендер? Әмма Әдәбият елы уңаеннан газетаның баш мөхәррире  миңа китаплар иленә сәяхәт кылырга мөмкинлек тудырды. Бер көн буе китапханәчеләрнең авыр да, кайбер кешеләр уйлаганча күңелсез дә һөнәрен үз җилкәмдә татып карадым. "

Ле­нин ура­мын­да ур­наш­кан "Идел буе ха­лык­ла­ры әдә­би­я­ты ки­тап­ха­нә­се" ише­ген ачып ке­рәм. Бо­рын­га ис­ке га­зе­та-жур­нал, ки­тап, ти­пог­ра­фия исе ки­леп бә­ре­лә. Яра­там шу­ны. Ки­тап­ха­нә­ләр­дә бу­ла тор­ган мис­тик мо- хит­ны та­тыр, хы­ял­ла­нып ки­тап киш-тә­лә­ре ара­сын­нан йө­рер өчен ге­нә дә ки­тап­ха­нә­че бу­лып эш­ләр идем дип уй­ла­вым бул­ды, кар­шы­ма ачык йөз­ле ха­ным ки­леп тә бас­ты. Ки­тап­ха­нә җи-тәк­че­се Гөл­ну­рия апа об­ра­зын тас- вир­лап кы­на да әле­ге һө­нәр ия­лә­ре­нең нин­ди­рәк­ле­ген ча­ма­лап бу­ла: җи- тез (шун­сыз мең­лә­гән ки­тап­ка күз-ко­лак бу­ла ал­мый­сың), дөнь­я­да бар­ган яңа­лык­лар­дан һәр­чак хә­бәр­дар (көн- дә­лек пе­ри­о­ди­ка­ны алар гел бар­лап ба­ра), ә иң мө­һи­ме, 4-5 уни­вер­си­тет­ны бе­тер­гән ке­ше бе­ле­ме­нә ия бу­лу. 40 ел­дан ар­тык ки­тап­ха­нә илен­дә яшә­гәч, алар укы­ма­ган ки­тап кал­ды ми­кән? Юк, эш­сез­лек­тән укы­мый алар, һө­нәр­лә­ре шу­ны та­ләп итә. Ки­тап­ха­нә­дә­ге һәр ки­тап­ның эч­тә­ле­ген алар аз­мы-күп­ме бе­лер­гә ти­еш, шун­сыз уку­чы­лар бе­лән ур­так тел та­ба ал­ма­я­чак­лар. Ә ара­да җы­лы мө­нә­сә­бәт  ур­наш­тыр­мый­ча, ке­ше­не ки­тап­ха­нә­гә җә­леп итеп бул­мый. Ки­тап уку­га мә- хәб­бәт­не дә, яңа әсәр­нең эч­тә­ле­ген ма­вык­тыр­гыч итеп сөй­ләп, мө­га­ен, ки­тап­ха­нә­че­ләр уя­та­дыр.

Һәр бас­ма­ны ят­тан бе­лә­ләр

Үз эшең­нең һә­вәс­кә­ре бул­ма­саң, ки­тап­лар иле си­нең өчен тү­гел. Бу фи- кер­не Гөл­ну­рия апа Са­бир­җа­но­ва яңа һө­нәр­гә ке­реш­кән­че үк ко­ла­гы­ма кирт­ләп куй­ды.

- Кай­сы ки­тап­ның кай­да яту­ын ят- тан бе­лә­без ди­сәм дә бу­ла. Ал­ла­га шө­кер, соң­гы ел­лар­да ки­тап­ха­нә­ләр­гә вәз­гы­ять үз­гә­реп ки­лә. Фонд­та ис­ке, туз­ган ки­тап­лар кал­ма­ды ди­яр­лек. Гел яңар­ты­лып то­ра. 25 мең­гә якын ки­тап­ның һәр­бер­сен күз ка­ра­сы­дай сак­лап то­та­быз. Ел да дис­тә­лә­гән яңа ки­тап­лар ки­леп то­ра, - дип мең­не бел­гән Гөл­ну­рия апа ми­не ки­тап­ха­нә бе­лән та­ныш­ты­ра баш­ла­ды. - Без­нең бит ки­тап­ха­нә­дә та­тар һәм рус тел­лә­рен­нән тыш, ма­ри, уд­мурт, чу­ваш, баш­корт те­лен­дә языл­ган ки­тап­лар да шак­тый. Ки­тап уку­чы бет­те дип зар­лан­сак та, йө­рү­че­ләр бар. Елы­на без­дән ге­нә дә якын­ча 100 мең­гә якын ки­тап алып укый­лар. Мо­ны мин на­чар күр­сәт­кеч ди­мәс идем. 

Ки­тап­ха­нә­гә ки­леп ке­рү бе­лән яңа җи­һаз­лар­га кү­зем төш­кән иде. Як­ты, за­ман­ча уку за­лын­нан чы­га­сы да кил­ми, бик зә­вык бе­лән би­зәл­гән. Ба- ры­сын да уз­ган ел рес­пуб­ли­ка гран­тын от­кан ак­ча­га бул­ды­рыр­га мөм- кин­лек ту­ган. Яңа ка­фед­ра­лар, күр­гәз­мә киш­тә­лә­ре, кеч­ке­нә стел­лаж­лар, төс­ле урын­дык­лар, уңай­лы утыр­гыч­лар, кыс­ка­сы, ки­тап укыр өчен бө­тен уңай­лык­лар бар.

Грант­тан тыш, ки­тап­ха­нә шак­тый кон­курс­лар­да да кат­на­шып, приз­лы урын­нар яу­лап ки­лә икән. Әле мо­ңа өс­тәп ат­на­сы­на ике-өч ча­ра оеш­ты­ра­лар. Бу - ки­тап­ха­нә­че­ләр һө­нә­рен­дә иң авы­ры да. Юк, Ра­фа­ил Төх­фә­тул­лин­га ба­гыш­лан­ган күр­гәз­мә ясау яки юби­лей­ла­ры бул­ган язу­чы­лар бе­лән оч­ра­шу­лар уз­ды­ру алар­ның иҗа­тын ят­тан бел­гән ки­тап­ха­нә­че­гә әл­лә ни авыр­лык ту­дыр­мый. Иң ялык­тыр­гы­чы ча­ра­лар­га җә­мә­гать эш­лек­ле­лә­рен, ар­тист­лар­ны җә­леп итү икән.

 Әле ме­нә бу ат­на­га гы­на да ике ча­ра уз­ды­ру план­лаш­ты­рыл­ган. Җом­га­да "Ки­тап тө­не" ак­ци­я­се үт­кә­рер­гә исәп­лә­ре. Яңа уку­чы­лар­ны җә­леп итү һәм ки­тап укыр­га ва­кыт тап­ма­ган эш ке­ше­лә­ре өчен ки­тап­ха­нә ишек­лә­ре кич­ке 7 дән 9 га ка­дәр ачык бу­ла­чак. Бу көн­не җыр­чы­лар­ны да җә­леп итәр­гә ни­ят­ли­ләр. Габ­дул­ла Ту­кай­га ба­гыш­лан­ган әдә­би ки­чә­гә дә те­атр ар­тист­ла­рын ча­кы­ру уе бе­лән яна­лар. Шу­ңа да Гөл­ну­рия ха­ным ми­нем бе­лән ике-өч сүз алыш­кач, те­атр­га, мә­дә­ни­ят ида­рә­се­нә чы­гып кит­те.

Кыш­тыр­да­тып уку­га ни җи­тә!

Ке­ше  ки­лә баш­ла­ган­чы дип (ки­тап­ха­нә ир­тән­ге 10 нан эш­лә­сә дә, төш­кә ка­дәр ки­лү­че си­рәк), баш ки­тап­ха­нә­че Га­лия Сә­я­хо­ва бе­лән "Шигъ­ри­ят­тә Ту­кай фе­но­ме­ны" күр­гәз­мә­сен ясар­га то­тын­дык. Ин­де ла­ек­лы ял­да бул­са да, әле дә үз эше­нә туг­ры кал­ган ха­ным­ның ки­тап ту­рын­да сөй­лә­гән­дә йө- зен­нән як­ты­лык бөр­ке­лә. Мин һа­ман ки­тап та ки­тап дип со­рау­лар би­рәм. Га­лия апа ми­не тө­зә­тә: "Ки­тап­ха­нә­гә кил­гән­сең икән, ди­мәк, сүз те­ре ки­тап ту­рын­да, шу­ның бе­лән эш итә­сең". Шун­нан өз­де­реп ке­нә ки­тап­ха­нә­ләр ту­рын­да төп­ле фи­ке­ре бе­лән ур­так­ла­ша:

-Те­ре ки­тап­ны бит хә­зер сан­га сук­мый­лар. Мо­ны яше­реп тә бул­мый, һәр­кем­гә бил­ге­ле. Бе­ра­ра ке­ше­ләр, го­му­мән, ки­тап­ха­нә­ләр­гә йөр­ми баш­ла­ган иде. Ике-өч ел элек алар ка- бат­тан без­гә кайт­ты. Компь­ю­тер­дан элект­рон ки­тап­лар­ны укып-укып ка­рый­лар да, те­ре ки­тап­ка җит­ми, дип  без­гә йө­ри баш­лый­лар. Иң отыш­лы­сы, җа­ны бул­ган ки­тап­ның бит­лә­рен кыш­тыр­да­та-кыш­тыр­да­та уку бит ул.

Сүз дә юк, хә­зер ке­ше со­вет чо­рын­да­гы ке­бек ки­тап­ха­нә­ләр­гә кы­ры­лып йөр­ми. 1977 ел­дан бир­ле бу өл­кә­дә эш­ләү­че Га­лия апа элек­ке­ге ел­лар­ны са­гы­нып ис­кә ала:

- Хә­тер­лим, әле ки­тап­ха­нә ишек­лә­ре ачыл­ган­чы ук ке­ше­ләр ал­дан ки­леп чи­рат ала­лар иде. 170 шәр ке­ше ки­лер иде. Без­нең ул ел­лар­да уты­рып бе­раз ял итәр­гә дә ва­кы­ты­быз бул­ма­ды. Аяк өс­те бе­рәр чы­на­як чәй эчә ал­сак, шу­ңа ри­за бу­лып кө­но­зын ча­ба идек. Хә­зер дә эше­без­не җи­ңел дип әйт­мәс идем. Ки­тап уку­ның аб­ру­ен кү­тә­рү ни­я­те бе­лән төр­ле кы­зык­сын­ды­ру ча­ра­ла­ры, оч­ра­шу­лар уз­ды­ра­быз. Әле алай да яшь­ләр ки­тап укыр­га ат­лы­гып тор­мый.

Та­тар­ча­га  их­ты­яҗ  зур

Кө­не­нә якын­ча 80-90 ке­ше ки­лә ди­ю­лә­ре­нә ышан­мый­ча утыр­ган­да, бе­рән-сә­рән ге­нә ке­ше ки­тап кү­тә­реп ки­лә дә баш­ла­ды. "Кол­ле­га­ла­рым" кем­нең кай­чан ки­лү­ен ин­де ят­тан бе­лә. Пен­си­о­нер­лар, мәк­тәп уку­чы­ла­ры төш­тән соң кил­сә, ин­тел­ли­ген­ция (та­биб­лар, укы­ту­чы­лар, ар­тист­лар­ны ки­тап­ха­нә­че­ләр шу­лай дип йөр­тә) исә кич­кә та­ба эш­тән кай­тыш­лый ке­рә икән. Ки­тап­ны өй­гә алып ки­тү өчен шә­һәр­дә то­ру уры­ны бу­лу шарт. Шу­ны гы­на аң­ла­тып бе­тер­гән­нәр иде, Ук­ра­и­на­дан эш бу­ен­ча Әл­мәт­кә кил­гән бер ир чит ил әдә­би­я­тын­нан бил­ге­ле клас­сик­ның ки­та­бын со­рап кер­де. Эш­тән соң буш ва­кы­ты күп ка­ла икән. Әм­ма ру­хи азык эз­ләп кер­гән бу ир­гә бер­ни­чек тә яр­дәм итә ал­ма­дык. Ки­тап­ны са­тып алып укы­са гы­на ин­де...

Ул да бул­ма­ды, Габд­рах­ман Әп­сә- лә­мов­ның "Ак чә­чәк­ләр"ен со­рап, йөк­ле ха­ным ки­леп кер­де. Фән­ни әдә­би­ят эз­ләү­че сту­дент­лар да шак­тый кү­рен­де. Лә­кин ки­тап­ха­нә­нең да­и­ми йө­рү­че­лә­ре бу­лып әби­ләр са­на­ла.  Кү­бе­се мат­бу­гат бе­лән та­ны­шып ба­рыр­га ки­лә (га­зе­та-жур­нал­лар­га язы­лу кыйм­мәт­кә чы­га дип са­ный алар). Зи­фа Ка­дый­ро­ва, Рәм­зия Габ­дел­ха­ко­ва ке­бек язу­чы­лар­ның ки- тап­ла­ры­на их­ты­яҗ зур бу­лу­ын да бе­леп кайт­тым.

Эш­сез уты­ру­чы­лар ди­мәс идем мин ки­тап­ха­нә­че­ләр­не. Мең төр­ле, күз­гә кү­рен­ми тор­ган әл­лә ни­ка­дәр эш­кә өл­ге­рер­гә ки­рәк: алын­ган ки­тап­лар­га көн дә исәп то­тар­га, яңа кайт­кан ки­тап­лар­га конт­роль та­лон ту­ты­рыр­га, ис­ке­лә­рен исәп­тән тө­ше­рер­гә, ка­та­лог­ны тәр­тип­кә са­лыр­га һәм ай­га бер тап­кыр са­ни­тар көн­дә бар­лык ки­тап­лар­ны дым­лы чүп­рәк бе­лән сөрт­кә­ләп, ки­тап­ха­нә­не чис­тар­тып чы­гар­га (әле ярый ул көн­не кил­мә­гән-мен).

Бе­ра­ра ки­тап алу­чы­лар ки­ме­гәч, Га­лим­җан Гыйль­ма­нов­ның күп­тән кы­зы­гып йөр­гән "Тәкъ­дир­гә юл" ки­та­бын ку­лы­ма ал­ган гы­на идем, бә­хет ко­шы тот­кан­дай Гөл­ну­рия апа кай­тып кер­де. "Ки­тап тө­не" ки­чә­се­нә Зин­нур  Са­фиул­лин ки­лер­гә ри­за­лаш­кан! Әл­мәт үзеш­чән­нә­ре кат­на­шын­да шәп та­ма­ша бу­лыр­га ох­шап то­ра. Ме­нә си­ңа бә­хет! Ми­нем аяк­ны җи­ңел дип фа­раз­ла­ды "кол­ле­га­ла­рым".

Соң­гы сүз уры­ны­на

Чи­рат­та­гы уку­чы­га Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­ры ту­рын­да­гы ки­тап­лар­ны тот­ты­рып, кай­тыр юл­га чык­тым. Укыл­мый­ча кал­ган "Тәкъ­дир­гә юл" ки­та­бын үзем бе­лән ал­дым. Бү­ген кич, һич­шик­сез, ва­кыт та­бып, йом­шак юр­ган­га тө­ре­неп, яңа ки­тап­ның чип-чис­та бит­лә­рен кыш­тыр­да­тып бер хи­кә­я­не бул­са да укып чы­га­чак­мын. Ки­тап­лар иле­нә сә­я­хә­тем дә, ди­мәк, тә­мам­лан­мый әле. Би­ре­гә та­гын ки­леп, кы­зык­лы ки­тап­лар­ны алып укыр­га исәп бар. Га­лия апа әйт­кән­дәй, те­ре ки­тап уку­ны бер­ни дә алыш­ты­ра ал­мый... 

Фи­лү­зә Хә­ми­дул­ли­на                       

Ав­тор фо­то­ла­ры

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *