Гыйшыклыкның утлы шәүләсе (гашыйклар көненә)
Күз алдымда утлы шәүлә бүген,
Арлы- бирле йөри. Ни дәва?
Күзем йомсам,хисләр буталана,
Аны күрәм сыман берара?
Утлы шәүлә йөри, серле шәүлә,
Күр йөрәкне камый ялкынга.
Тирләп –пешкән хисләр чәбәләнә,
Басып торам карлы салкында?
Хыял түгел, төш тә түгел үзе,
Нинди серлелек бу илаһи?
Шушыдыр ул гыйшык тилелеге,
Шушыдыр ул сөю, билләһи?
Эшем кулдан төшкән, ашым да юк,
Йөзәм бары утлы хисләрдә. Читать дальше...

