Добавить новость
Новости сегодня

Күгәрчен авлында “Соңгы кыңгырау” тантанасы узды (ФОТО)

Соңгы кыңгырау авазы мине янәдән туган авылым мәктәбенә алып кайтты. Анда аяк бастыммы, күңелне дулкынландыргыч татлы халәт били
Мәктәптә уздырылган бәйрәм чараларына ветеран укытучыларның чакырылуы һәм алар белән очрашу мөмкинлеге булу, күрәсең, әлеге хисне тудыра торгандыр. Бу юлы да шулай булды.
 
Бәйрәм тантанасын ачып җибәргән Күгәрчен мәктәбе директоры Марсель Мингарипов, котлау сүзеннән соң, килгән кунаклар белән таныштырып үтте. Алары да чит түгел, шушы җирлектән чыккан, төрле өлкәдә хезмәт куеп, районыбызда нәтиҗәле хезмәтләре белән танылган “Агрохимсервис” җитәкчесе Айрат Сафин, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Резидә Җәләлова, эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе җитәкчесе Ленар Хәбибуллин, авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин. Һәркайсы чыгарылыш укучыларына күңелләрендәге ихлас теләкләрен җиткерделәр, тормыш тәҗрибәсенә таянып киңәшләрен бирделәр. Күгәрчен мәктәбенең элекке даны югалмавы, югары сыйфатлы белем бирү һәм  дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча узган уку елында район рейтингында беренчелектә баруы үзе үк мөгаллимнәрнең тырыш хезмәтен чагылдыра. Район һәм республикакүләм фән олимпиадаларында, спортта зур уңышларга ирешкән укучылар сафының елдан-ел яңарып торуы да куанычлы. 
 
Җыр сәнгатендә дә сынатмый күгәрченлеләр. Балалар бакчасыннан ук барланган талантлы балаларның мәктәптә тагын да ачылуы һәм аларның район, республика сәхнәләрендә чыгыш ясарлык дәрәҗәдә булулары шулай ук тәрбиячеләрнең, мөгаллимнәрнең тырышлыгын дәлилли.  Бәйрәм тантанасында Мактау грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнгән укучылар белән беррәттән, нәтиҗәле хезмәтләре өчен укытучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 
“Соңгы кыңгырау” тантанасы әнә шулай шатлык белән үрелеп барды. Әмма бу мәктәп, балачак белән хушлашу да иде. Җанга уралган моңсулык үзенекен итте. Укучылар яңгыраткан җырлар, шигъри юллар моң булып керфекләргә кунды. Балаларын һаман да сабый итеп күргән әниләр, белем бирүдә үзләренең тәҗрибәләрен, рухи көчләрен кызганмаган укытучылар бу мизгелдә еллар агышын сизсәләр, егет-кызлар олы тормыш юлына атлап баруларын аңладылар. 
 
Фәрвәз Каюмова.
 
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *