Suspect arrested after stabbing at Charleston Arms
Charleston police have arrested a man in connection with a stabbing that happened early Monday morning.
Charleston police have arrested a man in connection with a stabbing that happened early Monday morning.
Узган ялларда гына Татарстан юлларында 94 шоферны исерек килеш руль артына утырып йөргән өчен таныклыкларыннан мәхрүм иткәннәр.
Читать дальше...
Пенсионер базарга ике чиләк бәрәңге сатарга чыккан була.
Әмма сату урыны өчен базар контролеры аңа 150 сум акча түләргә куша. Пенсионер түләргә теләмәвен әйтә һәм ярсыган хәлдә өенә кайтып китә.
Икенче көнне 82 яшьлек пенсионер үлә. Хәзер әлеге үлем очрагы буенча тикшерү бара. Кайбер кешеләр бабайны скандал белән базардан куып чыгарганнар, бәрәңгеләрен җиргә ыргытканнар дип тә сөйли. Бу хәл Баулыда була.
Бүген Әлмәткә “Минем шәһәрем. Минем сәләтем” дигән күчмә күргәзмә килде.
Читать дальше...WASHINGTON (AP) — Two years after vocabulary became part of the Scripps National Spelling Bee for the first time, the integration of testing into the competition remains a work in progress.
Акча җыеп, бергәләп эшлиләр
Югары Колчурино авылында яшәүчеләр мәйданы 70 сутый тирәсе булган зиратларының тирәсен тоту белән мәшгуль.
Кирәкле акчаны бергәләп җыйганнар, материалын да сатып алганнар, берничә көн башка эшләрен ташлап торып, зиратка койма тотканнар. Авылдашлары хәзер Тольяттида яшәүче Виталий Молодов шулай ук материал кайтарткан. Николай Рассадин, эретеп ябыштыручы Евгений Скрипачев, Евгений Махеев һәм башкалар да күмәк эштә актив катнашканнар.
Мәдәни үзәккә ут кергән инде
Түбән Колчуринода төзелеп бетеп килүче күпфункцияле мәдәни үзәккә электр үткәрелгән.
Моны Фәргать Камалов җитәкләгән “Энерготехсервис” җәмгыяте эшләгән. Эчке бизәү эшләре дәвам итә. Авыл халкы, бигрәк тә яшьләр үзәкнең ачылганын түземсезлек белән көтә.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 25, Әлмәт районы төзелүгә 85, “Альметьевский вестник” газетасының 18 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган “Мин яратам сине, Әлмәтем” исемле бәйрәм чарасы оештырылды.
Читать дальше...
Мәгълүм булганча, быел “Әлмәт таңнары” газетасы нәшер ителә башлауга 25 ел булды. Без чирек гасырлык юбилеебызны зурлап, драмтетар бинасы шыгрым тулы газета укучыларыбыз, кунаклар белән билгеләп үттек. Әмма бәйрәм иттек тә, бетте түгел – туган көнебезгә багышланган чаралар бүген дә дәвам итә.
Читать дальше...
Зәй районы Кадер авылында моннан 5-6 дистә ел элек менә дигән җиләк-җимеш бакчасы булган. Аңа нигезне сугыштан кайткан Порфирей Митрофанов нигез салган булган. Бакча тора-бара ташландыкка әйләнгән. Агымдагы елда Кадер җирлеге әлеге бакчаны арендага алып, яңадан бакча ясамакчы була. Булачак бакча “Митрофанов” исемен йөртәчәк. Аңа сортлы үсентеләрен авылның өлкән агасы элекке бакчачы Федор Архипов бирәчәк.
Зәй районы Кадер авылы мәдәният йортына авыл җирлеге бадминтон уйнау кирәк-ярагы алып биргән иде. Кадер – бадминтон уйнау җиһазы булган бердәнбер мәдәният йорты. Шуның нәтиҗәсе буларак, укучылар Зәй мәктәпләре укучылары белән әлеге спорт төре буенча үзләрен уңышлы сыный. Кадер мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Венера Мофаздалова авыл җирлекләре арасында узган спартакиадада бадминтон буенча җиңүче булды.
Зәй районында мәдәният йортлары каршында балаларның җәйге ялын оештыру буенча клуб яны лагерьлары проекты мәдәният идарәсе тарафыннан 2013 елда старт алган иде. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы җәйдә районда барлык мәдәният йортлары һәм клублар каршында да шундый лагерьлар эшләячәк. Гомумән, һәр мәдәният учреждениесенә әлеге юнәлештә эш оештыруга ныклы игътибар булачак. Шулай итеп Зәйдә быел 39 авылда клуб яны лагере эшләячәк.
Зәй районы Бура-Киртә авылының читтә яшәүче якташлары мәчетне хәйрия концерты оештырып төзекләндерергә уйлаганнар. Башлап йөрүче Фәрит Бәдертдинов авылга мәгълүм җырчылар Зөлфәт Зиннуров, Илдар Әхмәтов, Айгөл Хәкимова, Вәсилә Хәкимоваларны чакырып, концерт оештырган һәм аннан җыелган акчаны мәчет төзекләндерүгә тапшырган. Бура-Киртәдә мәчет - моннан ике дистә ел элек районда иң беренчеләрдән булып сафка басты, аңа күптән ремонт кирәк. Кыскасы, халык төзегән мәчет, халык акчасына ремонтланачак та. Читать дальше...
Елның яз фасылындагы соңгы көннәр шактый тыш кызу булыр, мөгаен.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына ышансаң, бу атна дәвамында кызу көннәр хакимлек итәчәк. Атна башы бераз болытлы, хәтта яшен һәм яңгырлы булса да, 27 майда республика халкын 30 градус эсселек көтә.
Бүген, 25 майда – 20-25, 26 майда – 22-27 градус җылы булыр дип фаразланыла. 27 май көнне кызулыктан кыска вакытлы төнге яңгыр "коткарыр", мөгаен.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/44725-tatarstanga-
Базарлы Матак авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар сайлау буенча праймериз булып үтте.
Читать дальше...Seven-game trip ends with a comeback win, R'Dogs head back to The Joe to face Rome
Зәй районы Кадер авылында яшәүче Федор Архипов элек-электән оста бакчачы, умартачы булган. Ул әле дә авыл халкын сортлы агач үсентеләре белән тәэмин итеп тора. Кадерлеләр аннан алган виноград үсентеләре яхшы уңыш бирә, диләр. Алай гына да түгел, ил агасы авылның мәчетен карап күз уңында тота. Кадерлеләр Федор дәдәйнең бу игелекле эшенә бик рәхмәтле.
У дэмакратычнай краіне выбары — заўсёды сьвята. Нават калі радуецца толькі палова выбаршчыкаў, а другая палова — смуткуе.
Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә утырышы Кадер мәдәният йортында узды. Анда сүз милли бәйрәмебез Сабантуйларга әзерлек барышы һәм аны үткәрү турында барды. Район Сабантуен үткәрүдә үзгәрешләр бар: ул быел Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында узачак, моңа бәйле рәвештә бәйрәмне уздыруда яңалыклар да булачак.
Читать дальше...
Бөтен кеше катнашсын иде
Шимбә көнне Чуаш Борнае авылы зиратын чистарту буенча өмә үткәрелгән.
Зиратның комасын буяганнар, карт агачларны кискәннәр. Бигрәк тә фермер хуҗалыгы башлыгы Андрей Ерусланоы үз транспорты һәм эшчеләре белән күмәк эшкә зур өлеш керткән. Әмма зиратны тәртипкә китереп бетереп булмаган. Бу игелекле эштә авыл халкының активрак катнашуы кирәк шул.
Чәчү тәмам, уңыш өчен көрәш дәвам итә
Районда язгы чәчү эшләре төгәлләнде диярлек. Соңгы культураларны да бик аз мәйданда чәчәсе калды.
Бүген инде сабан культураларын чәчү нәтиҗәләрен дә атарга мөмкин. Игенчеләребез тырышлыгы белән 48 мең 379 гектарда орлыклар җир куенына салынган. Бу планга карата 99 процент тәшкил итә. Әлеге мәйданнарның 16 мең гектардан артыгын бөртекле культуралар алып тора. Бөртек өчен кукуруз быел 9173 гектарда чәчелде. Хәзер аны “Үзәк Әлки” филиалында соңгы гектарларда чәчәләр. Читать дальше...
Дуслар! "Әлмәт таңнары" газетасы яклауга мохтаҗ!
Безнең өчен http://tatmedia.ru/legends/5/ ссылкасы буенча узып,тавыш бирсәгезче! Һич авырлыгы юк, “проголосовать” дигән төймәгә генә басарга кирәк.
Теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт!
Уважаемые наши читатели! Мы нуждаемся в вашей поддержке! Надеемся, что каждый из вас найдет несколько секунд, пройдет по ссылке и проголосует за газету “Әлмәт таңнары”! Голосуем здесь: http://tatmedia.ru/legends/5/
24 майда кичке бишләр тирәсендә Совет урамындагы 197 нче йорт каршында фаҗига теркәлде.
Читать дальше...
Соңгы кыңгырау авазы мине янәдән туган авылым мәктәбенә алып кайтты. Анда аяк бастыммы, күңелне дулкынландыргыч татлы халәт били.
Читать дальше...