Добавить новость
Новости сегодня

Шәһәр паркында бәйрәм узды (+фотолар)

 Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә  25, Әлмәт районы төзелүгә 85,  “Альметьевский вестник” газетасының 18 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган “Мин яратам сине, Әлмәтем”  исемле бәйрәм чарасы оештырылды. 

Татарстанда һәм шул исәптән төбәгебездә дә күп милләтле халык яши. Шөкер, дус, тату гомер кичерәбез. Паркка бәйрәмгә тамаша кылырга  килүчеләрне әнә шул дуслыгыбыз, татар халкының милли-гореф гадәтләре чагылдырылган “Халкыбызның күңел бизәкләре” күргәзмәсе каршылады. Мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары тарафыннан оештырылган күргәзмә халкыбызның оста куллы икәнлеген, җыр-моңга, биюгә хирыслыгын тагын бер кат раслады.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе барышында сәхнә тоткан укучыларга карап, киләчәгебезнең өметле, татар халкының моңлы җырларының, матур шигырьләренең югалмаячагына, буыннан буыннарга күчәчәгенә тагын бер кат ышанырга була.

Әлмәтлеләрне бәйрәм белән котларга район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова да килгән иде. Ул агымдагы елның бәйрәмнәргә мул булуын искәртте. Чыннан да, һәрберсе зур әһәмияткә ия. Мисал өчен, Әдәбият елын гына алып карыйк. Әлмәт нефтьчеләре белән генә дан тотмый, биредә дөньяга килгән, яшәп иҗат иткән күренекле шәхесләребез арасында дөньякүләм абруй казанганнары, төбәгебезне танытканнары да байтак. Халыкның аларны белүе – шатлыклы күренеш. Бәйрәм барышында Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музее оештырган викторина сорауларына кайтарылган җаваплар әнә шуны күрсәтте. Әдәбият елы белән бәйле алда безне тагын бер күркәм чара көтә икән әле – язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев хәбәр иткәнчә, 29 майда драмтеатр бинасында шагыйрә Клара Булатовага быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылу уңаеннан кичә узачак.

Тамашачыларга бәйрәмдә үзешчән сәнгать осталары Таһирә Шәйдуллина, Хәким Нәкыев, “Рамай” дуэты һәм Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев белән Марат Галимов иң матур җырларын бүләк итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *