Ялгыз яшәүче ир балконда янып үлгән
Күпфатирлы йортларның берсендә көчле янгын чыга. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр балконда 35 яшьлек ирнең үле гәүдәсенә тап булалар. Бу хәл Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә була.
Күршеләре әйтүенә караганда, ир беркем белән дә аралашмаган, беркайда да эшләмәгән, спиртлы эчемлекләр куллана торган булган. Янгын күрше фатирларга да сизелерлек зыян китергән.