Зәйлеләр “Спортлы Татарстан” мәйданчыгында ГТО нормативларын тапшырды (фотолар)
Зәйнең Ринат фәрдиев исемендәге паркында Сабантуе барышында “ Спортлы Татарстан” дип исемләнгән мәйданчык эшләде. Анда теләгән кешеләргә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшыру мөмкин булды. Ир-атлар гер күтәрү, җиргә ятып гәүдәне кулда күтәрү, озынлыкка сикерүдә физик әзерлеген күрсәтсә, хатын-кызлар эскәмиядән кул белән этелү, пресс ясау, озынлыкка сикерү буенча үз көчен сынады. Нормативларны 500гә якын кеше тапшырды. Аларның һәрберсенә Дипломнар, “Президент белән бергә” дип язылган значоклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Читать дальше...