Бүген яңгыр һәм боз яварга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 9 июньдә республика буенча алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз яву ихтималы бар, яшен булачак.
Татарстанда һава температурасы көндез 17-22 градус җылы булыр, дип фаразланыла. Казанда исә 19-22 градус җылы.
10 июньгә каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән бераз яңгыр явачак. Яшен булу ихтималы да бар. Һава температурасы 7-12 градус җылы булачак.