Әлмәттә социаль хезмәткәрләр бәйрәм итте (+ фотолар)
Киң күңелле, ярдәмчел, сабыр, ялгыз гомер кичерүче өлкәннәрнең таянычы, сердәшчесе, уллары һәм кызларын алыштыручы. Бу кемнәр? Әлбәттә, социаль хезмәткәрләр. Әлмәтнең олы йөрәкле әлеге затлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Социаль хезмәткәр һөнәре иң гуманлы, ихтыяҗ зур булганнардан санала. Аларның хезмәте бары тик рәхмәт сүзләренә генә лаек. Безнең районда социаль яклау өлкәсендә 300 ләп кеше эшли. Алар тарафыннан халыкка 88 төр дәүләт, 11 төр муниципаль хезмәтләр күрсәтелә. Болар психологик ярдәмнән алып финанс-икътисади хезмәтләрне үз эченә алган. Ай саен 73 меңнән артык әлмәтлегә социаль яклау чаралары җиткерелә. Үткән ел алар исеменә 650 миллион сум акча күчерелгән. 800 дән артык өлкән һәм инвалидка социаль хезмәтләр өйләренә барып күрсәтелә. Әлеге саннар артында тырыш, эчкерсез хезмәт ята. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап һәммәсенә рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде, фидакарьләргә “Социаль яклау отличнигы” билгесен, Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Социаль яклау идарәсе ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Быел Бөек Җиңнең 70 еллыгына әзерләнү буенча зур эш башкарылды. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов искәртүенчә, эшчәнлеккә иң гадел бәяне өлкәннәр бирә ала. Ә аларның бу юлы да рәхмәттән һәм мактаудан башка сүзләре юк.
Социаль хезмәткәрләр уңган да, сәләтле дә, кирәк чакта җитди һәм уен-көлкеле дә. Тантананың икенче өлешендә күрсәтелгән КВН һәркемнең күңеленә хуш килде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү, “Ветеран” реабилитация үзәге, “Опека”үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге командалары чыгышын көлмичә, алкышламыйча карау мөмкин түгел иде.
Ирина Апачаева
Рида Миндеева, социаль яклау отличнигы:
– Мин социаль өлкәдә 23 ел эшләдем. Безнең хезмәткәрләргә шәфкатьлелек хас. Хезмәтләребезне өйләрендә алучылар аларга шулкадәр күнегә, хәтта “кызым” дип дәшә башлыйлар, “кайчан киләсез, көтәбез” дип якын итеп шалтыраталар. Йөрәккә якын сүзләр. Моннан тыш үзләренең лаеклы ялда булучыларын да онытмыйлар, чакыралар, хөрмәтлиләр. Рәхмәт барысы өчен дә!