Кыш бабай спортчыларга бүләк өләшә
Шәһәребездә яңа ел чаралары дәвам итә.
Чираттагысы "Татарстан нефтенә 60 ел" исемендәге мәдәният һәм ял паркында узды.
Кыш бабай призына оештырылган спорт чарасында Әлмәт гаиләләре катнашты. Балалар һәм ата-аналар командаларга бүлешеп үзәк чыршы янында тизлектә һәм җитезлектә ярышты. Нәтиҗәдә куңелле эстафета ярышларында дуслык җиңде.