Добавить новость
Новости сегодня



Январь
2016

Новости за 05.01.2016

The Post and Courier 

Newest New Year's resolution sweeping the globe is joining "Veganuary"

We all know that New Year’s is a time that people often try to make positive change in their lives and that resolutions often range from losing weight and quitting cigarette smoking to being better organized and saving money. Boring but effective.

Reuters 

Researchers taking power of locust to new heights

Israeli researchers have developed a high-jumping locust lookalike robot that they hope could one day replace humans in military or search-and-rescue operations. Nathan Frandino reports.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә бу елда күпләп сөт җитештерүгә игътибар биреләчәк

Авыл хуҗалыгы тармагында,2016 елны Зәйдә сөт җитештерү елы дип билгеләү карар ителде. Алда торган бурычларны үтәр өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Биналар төзекләндерелгән, терлек азыгы җитәрлек, кадрлар үз урынында. Якын киләчәктә терлекчеләр алдында сөт җитештерүне тәүлегенә 100 тоннага җиткерергә дигән максат куелды. Хәзер районда тәүлегенә 60,1 тонна сөт җитештерелә, ә бер сыердан 13,7 килограмм сөт савып алына, дип хәбәр итә хакимиятнең мәгълүмат үзәге.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк

Зәйдә 2016 елда механик остаханәләрне төзекләндерү буенча яңа программа кысаларында зур эшләр планлаштырыла. Шулай ук быел үткән ел уңышлы гына башланган фермаларны төзекләндерү, аларга илтүче юлларны тәртипкә салу дәвам итәчәк.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә "Күңелле стратлар" республика ярышларының төбәк этабы оештырылды

Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә "Күңелле стратлар" буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы оештырылды. Биредә Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Зәйдән ярышларның муниципаль өлешендә җиңү яулаган командалар катнашты. -Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында әле "Күңелле Стратлар" ярышлары республикада беренче мәртәбә оештырыла. Без мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының кышкы каникуллары файдалы үтсен өчен "Күңелле стратлар"ны нәкъ менә каникуллар чорында оештырырга карар иттек. Читать дальше...

«Алабуга нуры» 

4 меңнән артык кеше Арчада Кыш бабайда кунак булган

Татарстанның Арча районында 4 мең кеше Кыш бабайда кунак булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова белдерде.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Түбән Тегермәнлегем

Түбән Тегермәнлек-туган авылым, 

Синдә үтте минем балачак.

Тәүге аяк баскан сукмакларым,

Мәңге исләремдә калачак.

Түбән Тегермәнлек-туган авылым,

Үтте синдә үсмер елларым.

Синең сукмакларың аша таптым,

Зур тормышның озын юлларын.

Түбән Тегермәнлек-туган авылым,

Ширбәт синең чишмә суларың.

Җанга якын урман,болыннарың,

Җыбанаең,инеш буйларың.

Түбән Тегермәнлек-туган авылым

Исемдә син кайда йөрсәм дә. Читать дальше...

«Алабуга нуры» 

Татарстанда, һава шартлары начарлану сәбәпле, алты балыкчы адашкан

Балыкчылар исән-сау.

Узган тәүлектә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе коткаручылары һәм полиция хезмәткәрләре югалган балыкчыларны тапканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, бу хәлләр кичә республиканың Спас һәм Лаеш районнарында булган.
Шулай итеп, көндез Спас районында Тәтеш шәһәре кырыенда, эзләү-коткару эшләре барышында Идел елгасында югалган 1980 һәм 1987 елгы балыкчылар табылган. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә суыклар кайчанга кадәр?

Республикада чын кыш хөкем итә.

Бүген урыны белән -17 градуска кадәр төште. Мондый һава торышы тагын берничә көн сакланачак. Җомга-шимбәгә исә бераз җылыта. Көндез температура -7 градусны тәшкил итәчәк. Әмма аннан тагын салкыннар булачак. Синоптиклар гыйнвар азагына кадәр салкын һава торышы булачак, дип фаразлый.

«Заман сулышы» 

Лениногорск районында юл һәлакәте булган

Бу хәл бүген иртәнге 4 сәгать 57 минутта була. Лениногорск - Бөгелмә юлының 13 нче километрында бер машина юлдан читкә "оча". Хәзерге вакытта сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.

«Әлмәт таңнары» 

Кыш бабай спортчыларга бүләк өләшә

Шәһәребездә яңа ел чаралары дәвам итә.

Чираттагысы "Татарстан нефтенә 60 ел" исемендәге мәдәният һәм ял паркында узды.
Кыш бабай призына оештырылган спорт чарасында Әлмәт гаиләләре катнашты. Балалар һәм ата-аналар командаларга бүлешеп үзәк чыршы янында тизлектә һәм җитезлектә ярышты. Нәтиҗәдә куңелле эстафета ярышларында дуслык җиңде.

«Әлмәт таңнары» 

5 гыйнварга йолдызнамә (Гороскоп на 5 января 2016 года для всех знаков зодиака)

5 января 2016 года вы будете, как никогда уверены в своих силах, все дела будут спориться, и вы получите поддержку от своего окружения. Однако вечер все таки стоит провести в более спокойной обстановке и не принимать важных решений, поскольку вероятность ошибки высока.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә музей хезмәткәрләре үзенчәлекле экскурсияләр оештыра

Зәйнең «Туган якны өйрәнү» музее ял көннәрендә үзенчәлекле чаралар, кызыклы темаларга экскурсияләр оештыра. Кичә 4 гыйнварьда тарихи истәлекле урын- мәктәп тавында балалар өчен «Яңа ел аланы» чарасы оештырылса, бүген 5 гыйнварьда музейда « Раштуага шәм яндыр» дип исемләнгән интерактив чара үткәредә. Шулай ук бүген музей хезмәткәрләре көндезге сәгать 12 дә районның истәлекле урыннары буйлап чаңгыда экскурсиягә чыгарга чакыра. Анда гаиләләр белән катнашырга мөмкин. 8нче гыйнварьда исә «Туган якны өйрәнү» музее «Байда кунакта» чарасы оештыра.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә җитештерү предприятиеләре елны уңышлы тәмамлады

Зәйдә эре җитештерү предприятиеләре булган "Техно" һәм "ТатЭК" заводлары 2015 елны уңышлы тәмамлады. Бизнес-процессларны камилләштереп эшләү нәтиҗәсендә "Техно" заводы җитештереп сату күләмен 15 процентка арттырды. "ТатЭК" та елдан-ел продукция күләмен үстерә барып, сату базарында да ышанычлы урын биләде. Быел алар сорау зур булган түбән вольтлы яңа җиһазлар җитештерү процессын башларга планлаштыралар.

«Зәй офыклары» 

Санкция кагылмаган Төркия компанияләре исемлеге билгеле

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белгечләрен эшкә җәлеп итү рөхсәт ителгән Россия компанияләренең исемлеген расланды. Алар арасында Татарстанда эшләүче 9 оешма да бар. Санкцияләрдән азат ителгән әлеге оешмалар исемлегенә Алабуганың «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, «Амара» ҖЧҖ, «Дизайн Рус» ҖЧҖ, «РМ-строй» ҖЧҖ, «Хаят Кимья» ҖЧҖ, Чаллыдан «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ (“Алабуга” МИЗ), Казанның - «Гемонт» ҖЧҖ һәм «Полистройкапитал» ҖЧҖ оешмалары кертелгән. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә Мәүлид бәйрәме уздырыла

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда 6 гыйнварьда , ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәсе билгеләп үтелә. Район хакимияте тарафыннан оештырылучы әлеге чарага теләге булган һәркем килә ала. Анда дога кылу, мөнәҗәтләр башкару, курай моңын тыңлау да мөмкин булачак. Ул 6 гыйнварьда иртәнге сәгать 9 да башлана.




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *